Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Һәр сүзе ялкынлы

Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.

Очрашудан соң

 

Шигырьнең җанлысын күрдем мин,

Һич кенә арттырмыйм, дусларым.

Бары тик ак гөлләр бизәсен

ТӘНӘКӘ эзләрен, юлларын.

 

Шигырьнең җанлысы сөйләште,

Куллары сыйпады кулларым.

Күзеннән сирпелә кояшның

Иң якты, иң җылы нурлары.

 

Яшел төс каләме әле дә

Җуймаган төсен дә, көчен дә.

Халкым дип яши ул җан атып,

Һәр сүзе үтемле бүген дә.

 

Чишмәдәй агыла шигырьләр,

Һәр сүздә йөрәге ялкыны.

Бәхетнең татыдым олысын,

Каршымда шигырьнең җанлысы.

 

Җыр булып агыла шигырьләр,

Чирттерә күңелнең кылларын.

Телимен, ТӘНӘКӘ, мин сиңа

Уңышның бары тик зурларын.

Кадрия НАИЛ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев