Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Районда яңа мәдәният учагы

Кичә Малореченск поселогында да яңа клуб ачылды.

Клуб мөдире Светлана Балобанова сүзләренә караганда, иске бина нык таушалган булган.
− Бинада салкын, дымлы һәм, эштә чакта, миңа куртка кияргә туры килә иде, − ди Светлана Александр кызы. - Хәзер исә безнең клуб яңа һәм искиткеч. Бары фантастика!
Биредә яшәүчеләр сокланып туя алмый. Матур бина ерактан ук күренеп тора, эчендә бик иркен һәм якты. Райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш Департаменты директоры Анжела Губочкина әйтүенчә, ул яңа технологияләр кулланып - нәкъ менә Алабуга районында эшләнелгән сип-панельләрдән төзелгән. Бу материал җылыны яхшы саклый.
− Мин монда1996 елдан бирле яшим, клубка йөрергә яратам. Иске бинада Яңа ел бәйрәмнәрен бик күңелле каршылый идек, − ди Әдҗамал Хисаметдинова, − монысында тагын да яхшырак булыр.
Яңа клуб муниципаль программа буенча төзелгән, моның өчен 3 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән.
− Биш ел эчендә без республика программасы буенча 5 күпфункцияле үзәк төзедек, әмма параллель рәвештә районыбызда үзебезнең муниципаль программабыз гамәлдә. Аның нигезендә без 5 яңа клуб салдык һәм 5есен төзекләндердек. Бу программалар киләсе елда да эшләячәк, шуңа күрә Илмәттә дә күпфункцияле үзәк төзергә ниятлибез, Костенеевода яңа клуб барлыкка киләчәк, − диде район башлыгы Геннадий Емельянов.
Традиция буенча бина ачу тантанасына Татарстан Дәүсоветы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова килде.
− Алабуга районында һәрвакыт уңай кичерешләр аласың, биредә, республика программалары буенча төзелгән клублардан тыш, муниципаль прогамма буенча торгызылган биналар да ачыла. Әйтергә кирәк, киләсе ел бюджетын төзегәндә, Рөстәм Миңнеханов бер генә социаль программаның да (алар 30га якын) тукталырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Сезнең район тагын шунысы белән аерылып тора, барлык корылган объектлар бик яхшы эшли, монда аларның эшчәнлеген тикшереп торучы Геннадий Егоровичның өлеше зур. Бүген миннән сезгә бер генә теләк: бу диварлар арасында, бу түбә астында мәрхәмәтлелек һәм җылылык күбрәк булсын, − диде ул.
Яңа сәхнәдә беренче концерт чыгышы да булды. Авыл хезмәтчәннәре шушы бинада урнашкан китапханәгә дә күз салды.
Татьяна Ларионова китап укучыларның нинди әдәбиятка тартылуы белән кызыксынды.
− Безнең китапханәгә 160 укучы язылган, аларның 35е - балалар. Кечкенәләр әкият ярата, өлкәннәр тарихи әсәрләргә мөкиббән, − дип хәбәр итте Светлана Балобанова. Аның әйтүенә караганда, биредә дә түгәрәкләр эшләп килә: "Уңган куллар", "Сәнгатьле сүз" һәм "Курчак театры".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев