Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

“Россияне саклагыз”, – диләр ветераннар

Алабугага Свердлов өлкәсеннән ветераннар килеп китте. Барысы 65 кеше. Бөек Җиңүнең киләсе елда билгеләп үтеләчәк 75 еллыгы хөрмәтенә, алар бездә кунакта булды.

Екатеринбургтан кунаклар беренче сентябрьдән үк чыккан, шул арада Пермь, Чистай, Волгоград, Сарытау, Самара һәм башка шәһәрләрдә булып өлгергәннәр. Сәяхәтләренең бер пункты – Алабуга.

Свердлов өлкәсендәге ветераннар оешмасы вәкилләренең Алабугага беренче генә килүләре түгел икән, алар бездә ике ел элек булганнар, һәм, мөмкинлек чыгуга, тагын барып кайтырга карар иткәннәр.

Алабугада аларны, иске танышлары итеп, җирле ветераннар каршы алды. Кочаклашып, җылы сәламләүләрдән соң, барысы да Хәтер мәйданындагы геройлар бюстлары алдына һәм Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салды. Патриотик аралашуның икенче өлешендә 2нче урта мәктәп укучылары белән очраштылар.

− Сезнең бүген үк максатыгыз булырга тиеш: әти-әниләрегезнең эшен дәвам итәрсезме, әллә тормышыгызны башка һөнәр белән бәйләрсезме. Бәлки, кемдер табиб, укытучы яисә мәдәният хезмәткәре булыр. Иң мөһиме – уңышка омтылыгыз, бу исә көндәлек хезмәт. Баш очыгызда һәрчак чиста, аяз күк йөзе булырлык итәргә кирәк, − отставкадагы авиация генерал-майоры Юрий Судаков мәктәп балаларына шулай мөрәҗәгать итте.

Бу көнне делегация вәкилләре арасында үзенчәлекле кеше – Бөек Ватан сугышында катнашучы Николай Власов бар иде. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, Берлинга барып җиткән. Шушы айның 15ендә ул үзенең 96 яшен бәйрәм итәчәк.

− Радиотелеграфчылар курсын бетергәч, безне шунда ук фронтка китерделәр. “Багратион” планы эшләнгән вакытта, без көне-төне разведкага йөрдек. Башта Белоруссияне азат иттек, аннары безне Латвиягә алып ташладылар, анда Ригага кадәр җиттек һәм зур концлагерьдан  хәрби әсирләрне коткардык. Аннан соң – Польша, Кенигсберг һәм Берлин. Сугыштан соң 1947 елга кадәр Польшада бандерачыларга каршы көрәштем. Ватанга кайткач, мин металлургия заводына эшкә урнаштым, анда бер цехта 50 ел хезмәт куйдым. Хәзер укучылар белән очрашам, алар белән әңгәмә корам. Мин сезнең яхшы укуыгызны телим, акыл җыегыз. Россияне саклап калыгыз, без аны үзебезнең каныбыз белән якладык, − диде Николай Власов, балалар алдында чыгыш ясап.

Мәктәп укучылары белән әңгәмә тәмам булгач, ветераннар кала буйлап һәм музейларга экскурсиягә китте. Сәяхәтләренең киләсе тукталышы – Сарапул шәһәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев