Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗына килеп китте

Кунаклар махсус икътисадый зона объектларын карады, техника паркына барды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының кадрлар белән тәэмин итү буенча күзәтчелек советы белән очрашты һәм «Алабуга Политех» та булды, дип хәбәр итә «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте

− Бүген без дуаль белем белән таныштык. Үзебез өчен бурыч билгеләдек — ел саен 10 мең кеше хәзерләргә. Җитди бурыч. Бу безнең өчен кирәкле персонал, — диде Рөстәм Нургали улы.

«Алабуга» МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев әйтүенчә, бүген анда 11 мең эш урыны булдырылган. Шул ук вакытта, үсеш планы нигезендә, 2032 елга бу санны 24700гә җиткерергә уйлыйлар.

Татарстан Рәисе кадрларга ихтыяҗны канәгатьләндерүдә «Алабуга» МИЗы тәкъдимен хуплады.

Кунаклар махсус икътисадый зона объектларын карады, техника паркына барды. ТР Рәисе «Алабуга Политех» көллияте студентлары белән сөйләшеп алды, беренче курста укыганда ук югары әзерлекле булуларын билгеләп үтте.

− Беренче курста ук шулкадәр белгәч, дүртенчедә нәрсә булыр? Егетләр — әзер белгеч инде, эшкә чыга алалар, — диде республика башлыгы. 

Рөстәм Нургали улы "Алабуга Политех«ның дүртенче курсында укучы Роман Турсунбаев белән аерым әңгәмә корды, 19 яшьлек Роман ремонт-механика цехы бүлекчәсенә җитәкчелек итә, шулай ук кече курслардагы студентларның практикасын җитәкли.

− Эш хакың күпме? 300 мең сум? Бар дәрәҗәдә дә безгә менә шундый белгечләр кирәк, — диде ТР Рәисе һәм министрлык җитәкчеләренә кадрлар әзерләүдә шундый тәҗрибәгә игътибар итәргә киңәш бирде.

Роман РМЦда үзе эшләгән бүлекчәнең су белән тәэмин ителеш, суүткәрү, җилләтү системасы һәм «Алабуга» МИЗы биналары һәм корылмаларын җылылык белән тәэмин итү эшенең төзеклеге өчен, шулай ук эштәге һәр бүлекчәгә ярдәм күрсәтә торган слесарьлар остаханәсе өчен җаваплы булуын сөйләде. 

Кунаклар студентлар хостелында булып, аларның яшәү шартлары белән дә танышты. Медицина үзәгенә аерым игътибар юнәлттеләр, анда «Алабуга Политех» көллияте «Дәвалау эше һәм медицина техникасы» юнәлеше буенча белгечләр хәзерли. 

Фото: «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев