Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде

Бүләкләр «Алабуга муниципаль районы мәдәният көне» бәйрәмен үткәрүдә актив катнашканнары өчен тапшырылды.

Кичә җитәкчеләрнең шәһәр планеркасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында «Алабуга муниципаль районы мәдәнияте көне» бәйрәмен үткәрүдә актив катнашкан өчен берничә җитәкче Алабуга районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Алабуга районы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева башлык кулыннан лаеклы бүләкләр алды.

Шулай ук планеркада мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Резеда Яруллинага мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев