Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Нуриев авыл җирлекләре башлыкларына бүләкләр тапшырды

Бүләкләр «Авыл торак пунктларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше» өчен тапшырылды.

Шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бүләкләр тапшырды. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Алабуга муниципаль районы башлыгының «Авыл торак пунктларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты һәм Иске Куклюк авыл җирлегенә 50 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, бу торак пункт конкурста 1 урынны алды.

Яковлево авыл җирлеге Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Торак пункт «Авыл торак пунктларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында 2 урынны алды һәм 35 000 күләмендә сертификат белән бүләкләнде.

Шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән «Авыл торак пунктларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында актив катнашкан өчен Илмәт авыл җирлеге бүләкләнде, ул конкурста 3 урынны алды. Җирлек башлыгына 20 000 сумлык сертификат тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев