Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рәсем сәнгате, көй һәм осталык: алабугалылар “Сәнгать төне”н ничек үткәрде

Алабугада бу кичне үзенең интерактив программаларын берьюлы өч музей объекты тәкъдим итте.

Заманча этносәнгать залында кунакларны “Көз төсләре” дип аталган музыкаль программа каршы алды. Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимнәре һәм студентлары, 2нче Балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әзерләгән.  Бу вакытта 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары көй күренешләренә  иллюстрацияләр ясады.

Кичәнең музыкалы өлеше тәмамлануга, бирегә килүчеләр өчен акварель белән рәсем төшерү ысуллары, йон кулланып рәсем ясау һәм скрапбукинг буенча мастер-класслар оештырылды.

Любовь Варламова, мәсәлән, үз куллары белән открытка ясады.

Бу чараны күрер өчен, мин Казаннан махсус килдем. Элегрәк катнашырга туры килгәне юк иде, кызым исә аңа ел саен йөри. Бүген уңай кичерешләр генә алдым, карагыз, нинди матур открытка хасил булды! – дип шатланды ул.

Мастер-класслар декоратив-кулланма сәнгать музее остаханәсендә дә көтә иде. Биредә Бөтенсоюз Спас ярминкәсе рухы хөкем сөрде. Остакуллы хуҗабикәләр алабугалыларның сувенир эшләнмәләре үзенчәлеге турында сөйләде. Зурлар һәм балалар өчен сәяхәт вакытында шәһәрнең истәлекле урыннарына һәм музей объектларына багышланган күңелле дүртьюллыклар яңгырап торды. Моннан тыш, осталар үзләренең серләре белән дә уртаклашты. Әйтик, ничек үз кулларың белән саклагыч курчак, хуш исле кулон һәм башка сувенирлар ясарга кирәген өйрәттеләр.

− Оныгым белән музей-ядкарьлек чараларына даими йөрибез. Үзем берни дә ясамасам да, бик ошый, иң мөһимеонык бәхетле, − ди алабугалы Елена Золотницкая.

“Сәнгать төне”нә икенче тапкыр килүем. Бүген галәбезне яклаячак саклагыч курчак һәм бәхет китерә торган магнит-агач ясадым, − дип сөйләде 8 яшьлек Эмиль Золотницкий.

Көмеш гасыр китапханәсендәге программа да тирән эчтәлекле булды. Катнашучылар каршында Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама музыкантлары чыгыш ясады.  Алабуга шагыйрьләре Евгений Поспелов һәм Светлана Попова үз иҗатлары белән таныштырды, Яр Чаллыдан  Анатолий Пашин Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган күргәзмә алып килгән. Рәссамның эшләре “бертиплылык” ысулы белән ясалган – күренеш киндернең бер ягына гына төшерелә һәм икенче яртысына эзе калдырыла. Әйтергә кирәк, теләгән кеше иҗади әвәслеген гадәти булмаган “Музалар балкышы” мастер-классында катнашып, Марина Цветаева образын барлыкка китерүдә сыный алды.

“Сәнгать төне” Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узганга, һәр чара урынында “Халык бердәмлеге сезнең өчен нәрсә ул?” дип аталган акция үтте. Бу төшенчәне ничек аңлаганын, теләгән һәркем зур кәгазь битенә язып калдыра алды. 

ВСТАВКА

“Сәнгать төне”ндә Алабуга, Яр Чаллы, Казан, Уфа, Туймазы, Ижевск, Мәскәү шәһәрләреннән 299 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев