Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Алабуга»да янгын сүндерү депосы барлыкка килде

«Алабуга» махсус икътисади зонасында янгын сүндерү депосы эшли башлады.

20 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә бина, җиһаз һәм алты яңа янгын сүндерү машинасы тапшырды. Бу хакта «Алабуга» МИЗының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бинада янгын сүндерү өчен кирәк булган җиһаз, киемнәр, янгын сүндерү обмундированиесен һәм техникасын ремонтлау өчен кирәк булган барлык мөмкинлекләр дә бар. Бирегә 120 кешедән торган персонал һәм 6 янгын сүндерү машинасы сыя. Моннан тыш, бина эчендә спорт залы, сауна, ял бүлмәсе һәм башкалар бар. 

70нче янгын сүндерү-коткару бүлеге завод-резидентларга хезмәт күрсәтүдән тыш, якындагы Гари, Бехтерево, Олы Качка авылларын, Малоречинский, Поспелово һәм Мальцево поселокларын да саклап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев