Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

“Салават күпере”нә – 20 ел

10 февральдә Алабуганың 34 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм тантанасында лаеклы ялдагы ветераннар, әти-әниләр, бакчада тәрбияләнеп чыккан балалар катнашты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Терентьева хезмәткәрләрне олы юбилей белән котлап, алдагы эшләрендә зур уңышлар теләде, уңай нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Салават күпере" мөдире Сөмбел Шәймәрданова, бакча персоналы, тәрбияче-мөгаллимнәр Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның Мактау хаты белән бүләкләнде.

Бәйрәмгә чакырылган хөрмәтле кунаклар арасында балалар бакчасының беренче мөдире Нәфисә Ахунова да бар иде. Юбилей белән котлап, ул бакчаның ачылу тарихы, аның тәүге адымнары һәм беренче уңышлары турында сөйләде. "Салават күпере" - Алабугада беренче татар балалар бакчасы. Бакча ачылганчы шактый алдан коллектив туплана башлый. Чөнки балаларны кабул итәргә әзерләнергә, алай гына да түгел, тәрбия процессы өчен кирәкле укыту-дидактик материалларын татар теленә тәрҗемә итәргә җитешергә дә кирәк була. Беренче һәм ул вакытта бердәнбер татар балалар бакчасының исеме дә үзе шикелле истә калырлык булырга тиеш. Озак кына уйлаганнан соң бакчаны "Салават күпере" дип атыйлар.

Ачылган вакытта биредә төркемнәр дә аз була. Хәзер исә бакчада барлыгы 13 группа эшли, аларда 254 бала тәрбияләнә. Тәрбия процессы тулысынча татар телендә бара. 1998 елда бакчада музей эшли башлый. 2007 елда ул республиканың иң яхшы инновацион мәктәп музейлары өчлегенә керә. Балалар биредә укырга, санарга, рәсем ясарга, тегәргә, әвәләргә өйрәнә, вокал һәм хореография дәресләренә йөри. "Безнең төп максатыбыз - балаларда ана теленә мәхәббәт уяту, гореф-гадәтләрне саклап калу, тәне һәм рухы белән сәламәт шәхес тәрбияләү", - ди "Салават күпере" мөдире Сөмбел Шәймәрданова.

Тантанада матур һәм җылы сүзләр күп әйтелде. 20 еллык юбилеена бакча зур тәҗрибә, казанышлар, яңадан-яңа максатлар һәм формалашкан коллектив белән килде. Ачылган вакыттан бирле бик аз үзгәргән коллектив - мөдирнең аеруча зур горурлыгы. Бердәм хезмәттә бер-берсенә берегеп, ияләшеп, бер гаилә булган хезмәткәрләр бүгенге көндә дә бакчага тугрылыклы булып кала.

Бәйрәмгә килгән әти-әниләр әйтүенчә, биредә олы йөрәкле, тырыш, үз эшенә чын йөрәктән бирелгән, иҗади коллектив эшли. Аларның һәрберсе аерым мактауга, аерым бүләккә лаек. "Салават күпере"ндә берничә ел элек тәрбияләнеп чыккан балалар хәзер үз сабыйларын бирегә китерә.

Бәйрәм-тантанада яңгыраган котлау сүзләре җыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Бакчада тәрбияләнеп чыккан Артур Шәйдуллин, Алмаз Юнысов, Рамил Миркасыймов, Гөлназ Хөсәенова, Алия Мәснәвиева бу көнне бакча коллективын бәйрәм белән котлады, бүләкләр бирде, сәләтләре белән сокландырды. Коллектив үз балаларының язмышы белән кызыксынып тора, аларның уңышлары белән горурлана. Мәсәлән, Рамил Миркасыймов Россия Халыклар дуслыгы университетында белем алган, әле күптән түгел Малайзиядә булып кайткан.

Бәйрәмнең тагын бер олы кунагы - ТРда кеше хокукларын яклау буенча Алабуга бүлеге вәкиле Моряк Йосыпов та бүләксез килмәгән. "Мондый бакчада тәрбияләнгән балалар - бәхетле балалар. Ана теленә мәхәббәт уятып, илгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбиялисез, киләчәккә нигезне дә сез саласыз. Хезмәтегез бәяләп бетергесез. Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телим", - диде ул. Моряк Йосыпов бәйрәмгә Мөслимнең "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле белән бергә килгән. Ансамбльнең чыгышы залда утырган һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бәйрәм эчтәлекле, хатирәләргә, җыр-биюләргә бай булды. "Салават күпере" балалар бакчасы коллективына сау-сәламәт булып, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Акыллы, сәламәт балалар, рәхмәтле әти-әниләр белән тагын озын-озак эшләргә һәм иҗат итәргә язсын.

Ф.Әскарова

Н.Касыймова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250