Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Сау бул, фестиваль, без әле очрашырбыз!

Шишкин буаларында, 10 июльдән 14 июльгә кадәр, һәр кич классик музыка яңгырады. Дөньякүләм танылган музыкантлар, үз эшләренә гашыйк һөнәр осталары искиткеч талантларын халыкка тәкъдим итте.

Теләгән һәркем ачык һавада сокландыргыч музыка тыңлый алды. Биш кич дәвамында Россия, Шотландия, АКШ, Германиядән ике йөзгә якын музыкант чыгыш ясады, тамашачыга рухи азык бүләк итте.

Бишенче көн “Александра” исеме астында узды. Ябылу тантанасында Алабуга район башлыгы Геннадий Емельянов, дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Россиянең атказанган артисты Борис Березовский чыгыш ясады.

Геннадий Емельянов катнашучыларга, кунакларга һәм оештыручыларга, бигрәк тә Гөлзада Руденкога рәхмәт сүзен җиткерде.

– Барысы да кайчан да булса башлана, һәм кызганыч, тәмамлана да, безнең “Алабугада җәйге кичләр” фестивале дә ахырына якынлаша. Әмма без Борис Березовский һәм аның командасы белән саубуллашмыйбыз, яңа очрашуларга кадәр дип әйтәбез. Нәкъ 365 көннән соң, шушы ук мәйданчыкта очрашачакбыз. Безнең башлангычларны хуплаган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ел саен бу фестиваль Татарстан Республикасы программасында булачак. Миңа һәрчак: ни өчен нәкъ менә Алабуга дигән сорау бирәләр. Чара зур җаваплылык сораганга, борчылу бар иде, әмма Борис Березовский сәхнәдә күренүгә үк, кеше стадионга агылды. Халык  музыкадан ләззәт, ә музыкантлар алардан энергия ала, – дип сөйләде Геннадий Емельянов.

 

“Тылсымлы урынның тәэсире”

Алабуга район башлыгы югары профессиональлеге, Алабуга муниципаль районында мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Борис Березовскийны “Тану” (“Признание”) дигән хөрмәт билгесе белән бүләкләде.

– Хәзер Борис мәңгегә Алабуга шәһәре белән бәйле, – дип фикерен тәмамлады Геннадий Емельянов.

Моңа җавап итеп, Борис Березовский үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Бүгеннән без рәсми рәвештә бергә, аерылышу булмаячак. Әлеге фестивальне уздыруда Геннадий Емельяновның, аның командасының өлеше зур. Бу көннәрдә фестивальнең уңышы турында күп сөйләштек, мин монда тылсымлы урынның тәэсире зур дип уйлыйм. Шишкин буалары – табигатьнең илаһи матурлыгы. Дөресен әйткәндә, бу гүзәллекне бозмаска тырышабыз. Безнең өчен монда булу – зур дәрәҗә.

Борис Березовский исемендәге “Алабугада җәйге кичләр” II Халыкара фестивален әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен, Геннадий Емельяновка һәм Гөлзада Руденкога рәхмәт хатлары тапшырылды.  

– Нигә нәкъ менә Алабугада дигән сорауга җавап бирәсем килә, чөнки Алабуга һәрвакыт илһам чыганагы булган, бар һәм булачак. Музыкантларга шундый зур проект өчен рәхмәт белдерәбез. Һәм ул бүген безнең уртак проектыбыз. Бу фестиваль бөтен республика халкын берләштерде. Алабуга озак еллар иҗат кешеләрен рухландырып торыр дип өметләнәбез, – диде Гөлзада Руденко.

 

Йомгаклау чыгышларында – үзебезнең йолдызлар

Фестивальнең йомгаклау концертын “Сирин” борынгы рус рухи музыка  ансамбле ачып җибәрде. Шотландиядән килгән скрипкачы Крис Стаут һәм кельт арфасында уйнаучы Катриона Маккей дуэты күпләрнең күңеленә хуш килде, эмоциональ, динамикалы чыгышы белән сөендерде. Аркадий Шилклопер, Вадим Неселовский тамашачыларны гаҗәпләндерүдән туктамады.

Якташыбыз, баянчы Айдар Сәлаховның чыгышын Алабуга халкы аеруча җылы кабул итте. Музыка матбугаты аның турында бүгенге сәхнәдә уникаль күренеш буларак яза, чөнки ул чын артистлык, феерик виртуозлык һәм сәхнә индивидуальлеге иясе. Яшь, талантлы башкаручының һәр программасы – матур, музыкаль мозаика. Тормыш иптәше Яна Сәлахова белән татар җырларына попурри әзерләгәннәр. Яна башкаруында танылган  композиторыбыз, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Әхмәтшинның Дамир Гарифуллин сүзләренә язган “Чыгарсыңмы каршы алырга?” җырын ишетү дә куанычлы булды, чыгыш алдыннан аның исемен яңгырату – мөгаллимгә зур хөрмәт билгесе. Айдар абыйсы Илдар Сәлахов белән бергә дә чыгыш ясады, татар көйләре  тамашачыны кабат моң дәрьясына алып керде. Шулай ук Тәлгать Зарипов белән Айдар Сәлаховның дуэтын да күрергә мөмкин булды.

Ахырда фестивальнең сәнгать җитәкчесе Борис Березовский, танылган пианист, тыңлаучыларны тагын бер тапкыр таң калдырды. Концерт программасын Татьяна һәм Сергей Никитиннар төгәлләде. Халык аларны да яратып кабул итте. Алар Игорь Лерманның камера оркестры белән бергә танылган фильмнардан көйләр уйнады,  тамашачылар кушылып җырлады, алар арасында “Александра”, “Напрасно” һәм башкалар бар иде. Шулай ук Алабуга турындагы җырның премьерасы  булды, аны концерт кунаклары һәм музыкантлар барысы бергә башкарды.

Чыгышларның соңгы ноталары яңгырауга, тамашачылар урыннарыннан торып, музыкантларны бик озак алкышлады.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Алабугада җәйге кичләр” фестивале шәһәребезне үзенчәлекле төсмер белән баетты, музыка сөючеләрдә онытылмас, якты тәэсирләр калдырды. Яңгырлар да бу чарага комачау итә алмады, көн саен концертка меңләгән кеше килде. Тыңлаучылар арасында алабугалылар гына түгел, төрле шәһәрләрдән килүчеләр бар иде. Әлеге фестивальгә килүчеләр яше, милләте буенча төрле булса да, бу кешеләрне җанлы музыкага мәхәббәт берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев