Алабуга нуры

«Сөембикә» ансамбле 25 ел сәхнәдә!

Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.

Бу ансамбль моннан 25 ел элек оеша, төрле һөнәр ияләре — укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, хуҗабикәләр, шәфкать туташлары һәм башка җыр-моңга гашыйк кешеләр тормышларын «Сөембикә» ансамбле белән бәйлиләр. Коллективның төп максаты — җырлар аша туган телебезне саклау, аның матурлыгын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерү. Иҗат кешеләрен туплауда ансамбль җитәкчеләренең роле бик зур. Төрле елларда «Сөембикә» белән Римма Шишмагаева, Асия Ханипова, Людмила Гатауллина җитәкчелек итә. Хәзер бу вазифаны үз эшенең остасы Зифа Измайлова башкара.
Зифа Гариф кызы Алабуга Мәдәният йортында 2004 елдан бирле эшли. Башта «Рәйхан» халык вокаль ансамбле белән, ә 2019 елдан «Сөембикә» ансамбле белән җитәкчелек итә.
— Ансамбльгә 15 кеше йөри. Шул ук вакытта ул җыр-моңга гашыйк кешеләр белән тулыланып тора. Быел дүрт кыз өстәлде, алар — яшьләр, күп кенә конкурслар лауреатлары, чын мәгънәсендә талант ияләре. Коллектив төрле һөнәр һәм төрле яшьтәге сәләтле кешеләрдән тора. Шунысы мөһим — аларның барысын да татар халкына, җыр сәнгатенә мәхәббәт берләштерә. Монда татар мәдәниятен хөрмәт иткән, җыр-моңга гашыйк кешеләр йөри. Фольклор ансамбль булганга, безнең репертуар күбесенчә халык җырларыннан тора. Әмма без бер урында гына тукталып тормыйбыз — заманча җырлар да башкарабыз. Минемчә, татар музыкасы — дөньяда иң матурларның берсе. Фольклор, татар җыр-моңын тапшыруда буыннар дәвамчанлыгы беркайчан да бетмәсен иде, моның өчен без зур көч куябыз, — ди Зифа Гариф кызы.
Бүгенге көндә «Сөембикә» ансамбле — бай репертуары, танылган җырчылары булган коллектив. Шуңа күрә дә әлеге коллективның һәрбер концерты тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Шәһәребездә бер генә чара да әлеге ансамбль катнашыннан башка узмый дисәк, ялгыш булмас. Әлеге коллектив башкаруындагы чыгышлар күп кенә чараларга милли төсмер бирә. Ансамбль республика, шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша, хәтта бөтенроссия, халыкара конкурсларда лаеклы урыннар яулый. Әйтик, Кырымда үткәрелгән «Алтын мәйдан-Кырым» Халыкара фольклор инклюзивфестивале, «Уйнагыз, гармуннар!» дип аталган ХХХV халык иҗаты бәйрәме һәм «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VI Республика фестивале һәм башкалар.
— Без бик тату коллектив. Монда бары тик талантлы, җыр-моңга гашыйк кешеләр генә җыелган, очраклы кешеләр юк. Авыр вакытларда кулдан килгәнчә бер-беребезгә ярдәм итәбез, киңәшләребезне бирәбез. Пандемия вакытында да без онлайн репетицияләр ясадык, дәресләр үткәрдек, һәрдаим бергә булдык. Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафонда катнаштык, һәрберебез сугыш темасына багышланган җырлар җырлады. Шунысы сөендерә — репетицияләргә һәркем бик теләп йөри, калдыручылар юк диярлек. Ә бу исә бик мөһим роль уйный, бигрәк тә ансамбль белән чыгыш ясаганда. Шәһәрдә үткәрелгән һәр чарада катнашырга тырышабыз, шуңа күрә безнең репетицияләр дә даими үткәрелә, — дип сөйләде Зифа Гариф кызы.
«Сөембикә» ансамбленә йөрүчеләр концертларда аерым да чыгыш ясыйлар. Шундыйларның берсе — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, концертмейстер Эмиль Хуҗиәхмәтов. Аны ансамбльнең йөзек кашы дияргә дә була. Җырларга аранжировка да ясый, җырлар да яза, музыкант та. Талантлы кеше бар яктан да талантлы — бу сүзләр нәкъ менә Эмиль Хазинур улы турында әйтелгән.
Диләрия Хәбибуллина шулай ук алабугалыларга яхшы таныш. Аның тормыш иптәше — Альберт Мидхәт улы белән башкарган дуэтларын шәһәр халкы көтеп ала. Сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк гаилә күп кенә конкурсларда чыгыш ясап, лаеклы урыннар яулый. Тумышы белән Диләрия Хәбибуллина Алабуга районының Ядегәр авылыннан. Йөзеннән үк шәфкать нуры сибелеп торган бу ханым — 30 ел шәфкать туташы булып эшли, авыр эш көненнән соң сәхнәдә чыгыш ясарга, репетицияләргә йөрергә дә вакыт таба.
— Мин «Сөембикә» татар халык фольклор ансамбленә 20 ел йөрим. Шушы ансамбль белән без атнага ике тапкыр очрашабыз. Дөнья бит бер урында гына тукталып тормый, көтмәгәндә ниндидер планлаштырылмаган эшләр килеп чыгарга мөмкин. Нәрсә генә булса да, мин шушы ансамбльгә килеп ял итәм, җаныма рәхәтлек алам. Гомумән, җырга гашыйк кеше буларак, шушы ансамбльгә ял итәргә, күңел ачарга киләм. Әлбәттә, арып-талып эштән кайткач, беркая да барасы килмәгән вакытлар була. Әмма утырып бер хәл алгач, ару-талу юкка чыккан кебек була һәм бу җыр-моң миңа бит көч бирә дип әйтәм дә, шәһәр Мәдәният сараена, яраткан ансамблемә ашкынам. Кечкенәдән үк артист һәм шәфкать туташы һөнәре йөрәгемә якын иде. Һәм балачак хыялыма тугры булып калдым — мин җырларга да, кешеләргә ярдәм итәргә дә яратам, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Диләрия Галиәхмәт кызы.
Ансамбль төрле бәйгеләрдә катнаша. Әлбәттә, хәтердә уелып калган хатирәләр дә булмый калмый. 
— 2020 елда «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә бардык. Шунда башка ансамбльләр белән таныштык. Бездә күбрәк гүзәл ханымнар өстенлек итә, ә Саба районыннан килгән ансамбльдә бары тик ир-егетләр генә иде. Чыгыш ясагач, алар безне мактап, шулкадәр матур сүзләр әйттеләр. «Алабугада берсеннән-берсе матур «Сөембикә» кызлары бар икән, әйдәгез, бер очрашыйк әле», дигәннәре истә, — дип хатирәләре белән уртаклашты Диләрия ханым.
Узган атнада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Сөембикә» халык фольклор ансамбле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен «Җырларыбыз бүләккә» концерт программасы үткәрде. Концертта «Ашхабад көе», «Шәл бәйләдем», «Алтын алка» кебек җырлар яңгырады.

Күп кенә халыкара, республика конкурсларында җиңүче «Сәйлән» ансамбле (җитәкчесе — Әлфия Галиуллина) үзенең дәртле биюләрен бүләк итте.

Фольклор стилендәге «Ай, Дунай» җырының премьерасы булды, шулай ук Алабуга авторлары-башкаручылары Эмиль Хуҗиәхмәтов һәм Ралиф Солтанов үз әсәрләрен башкарды.

Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.
«Сөембикә» ансамбле коллективына яңадан-яңа иҗади уңышлар, зур үрләр яуларга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз. Җыр мирасы — татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе ул. Сүзләре дә, көе дә халык бәгыреннән саркып чыккан җыр гына күңелләргә үтеп керә, җанны уята ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: