Сезнең хезмәт – илгә мәхәббәт ул






Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда 15 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үтте.
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе.
Мәдәният йортына килеп керүгә үк бәйрәм мохите хөкем сөрде. Мәрмәр залының уртасына зур икмәк куелган иде, ә аның тирәсендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсе ачылды.
Бәйрәмдә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы – икътисадның төп тармакларының берсе. Нәкъ менә авыл хезмәтчәннәре безнең районның һәм тулаем алганда илнең азык-төлек куркынычсызлыгы гаранты булып тора. Слетта катнашучыларны Тәлгать Таһирҗанов та сәламләде. Ул бу өлкәгә кагылышы булган һәр хезмәткәргә зур рәхмәт белдерде.
– Без Россиядә агросәнәгать комплексы өлкәсендә 5нче урында һәм сөт җитештерүдә 1нче урында торабыз. Бу дәрәҗәне саклап калу – көндәлек, четерекле хезмәт таләп итә. Бүген, авыл хуҗалыгында даими рәвештә республиканың 65 мең кешесе эшли һәм алар бөтен республиканы тәэмин итә. Алабуга районы хезмәтчәннәре шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.
Аннары бүләкләү тантанасы башланды. Бу көнне бар гомерен, сәләтен һөнәренә багышлаган, бу өлкәләрдә ирешкән уңышлары өчен иң яхшыларны тәбрикләү тантанасы булды. Аларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Алабуга районы башлыгының Мактау грамоталары бирелде.
“Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңүче Иске Юраш авылыннан Фәрит Әхмәтовка Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән махсус бүләк – саву аппараты тапшырылды.
Билгеләп үтик, бүген Алабуга районында 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 32 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Урып-җыю кампаниясе барышында 62 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бу уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Ашлык суктыру буенча иң югары нәтиҗәләргә “Нократ таңнары”, “Яшь Көч”, “Морт”, “Якты үзән”, Ямалетдинов Илфар КФХлары ирешкән.
“Нократ таңнары” агрофирмасы яшелчәчеләре моңа кадәр булмаган уңыш – 15 мең тонна яшелчә һәм 15 мең тонна бәрәңге җыеп алганнар. Бу елның 10 аенда район хуҗалыкларында 13 мең тоннадан артык сөт һәм 1,7 мең тонна ит җитештерелгән. “Якты үзән”дә, “Яңа Юраш” һәм “Яшь көч” агрофирмаларында эре мөгезле терлекләр саны арткан.
Бу көнне авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтелде һәм бүләкләр тапшырылды.
Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек, ләкин чагыштыргысыз дәрәҗәдә катлаулы да. Ул һәркемнең көченнән дә килми. Әлеге хезмәт эшкә тулысынча бирелгәнлек, нык ихтыяр, тырышлык белән эшли белүне таләп итә. Бу юнәлештә хезмәт куючыларның югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге, түземлелеге, ныклыгы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.5500
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.15000
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.14500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11100
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11100
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11000
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.10800
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10400
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9700
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.9400
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9300
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9000
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.8900
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.8900
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.8700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8400
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8200
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8100
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.7700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.5900
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.5500
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.5300
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5100
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.5100
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.5000
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.4900
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.4800
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.4800
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.4500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4400
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4300
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика