Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Шундый эшчеләр булганда, ил яши

Алабуганың “МТЗ-Татарстан” сәүдә-җитештерү компаниясе 8 октябрьдә Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтте.

Машина төзелеше һәрвакыт төп тармак һәм бөтен дөньяның сәнәгать потенциалының нигезе булды һәм шулай булып кала да. Төрле станоклар, механизмнар, транспорт һәм башкалар – болар барысы да машина төзелеше өлкәсенә карый. Алар ярдәмендә тормышыбыз көн саен көнкүреш техникасы, электроника белән уңайлана бара, монысы да машина төзүчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре. Бу – физик һәм мораль яктан көчле, хезмәт сөючән кешеләр бәйрәме, алар техниканың югары үрнәкләрен тудыра. Шушы игелекле һәм авыр хезмәттән башка хәзерге заман кешесенең тормышын күз алдына да китереп булмый.

Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Алабуга районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина мөрәҗәгать итте:

– Машина төзелеше безнең район икътисадының өчтән бер өлешен алып тора. Бу бик мөһим. Мин һәр хезмәткәргә рәхмәт белдерәм. Һәркемгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм предприятиенең безнең мең еллык Алабуга шәһәрендә булуы горурланырлык.

“МТЗ-Татарстан” сәүдә-җитештерү компаниясе генераль директоры Константин Анисимов шулай ук барлык хезмәткәрләрне дә котлады. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. Шул ук вакытта, аның билгеләп үтүенчә, югары квалификацияле кадрлар – эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, предприятие җитәкчеләре – машина төзелеше тармагының төп байлыгы булып тора.

– Безнең бөтен эшебез машина төзелешенә юнәлтелгән, без монда җыелган һәм эшли торган барлык кешеләр ярдәмендә ышанычлы һәм яхшы машиналар чыгарабыз, – диде Константин Анисимов.

Зөлфия Сөнгатуллина һәм Константин Анисимов кулыннан машина төзүчеләр бәйрәме уңаеннан намуслы хезмәтләре өчен лаеклы хезмәткәрләр Мактау грамоталары алдылар.

Бәйрәм ахырында һәркемне күңелле сюрприз көтте. Ул – тракторларның төрле музыка астында биюе булды. Җиде трактор рус һәм татар көйләренә биеде.

– Мин “МТЗ-Татарстан”да өченче ел эшлим инде. Машиналарны карау, төзәтү белән шөгыльләнәм. Эшебез бик яхшы, барысыннан канәгать, җитәкчелеккә рәхмәт. Барлык хезмәткәрләргә дә уңышлар, яхшы коллектив һәм компаниянең чәчәк атуын телим, – дип белдерде Дмитрий Бубеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев