Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Спорт безне сәламәтләндерә

Мактау грамоталары һәм значоклар, көчле алкышлар һәм яңа исемнәр, чәчәкләр һәм җылы теләкләр… Үткән җомгада һәммәсе тиешле бүләген алды – Мәдәният сараенда Физкультурачы көнен тантаналы төстә бәйрәм иттеләр.

Кайберәүләргә спортта уңыш яулавы җиңел булып күренә торгандыр, ләкин чынында, казанышка озак еллар буе күнегүләр аша гына ирешеп була. Күп кенә спортчылар һәм аларның остазлары ялларсыз һәм шәхси вакытларына зыян китереп шөгыльләнә.

Физкультурачы көнендә тренерларны, фән укытучыларын, спортчыларны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе хезмәткәрләрен райбашкарма җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ленар Нургаянов һәм әлеге идарә башлыгы Александр Крылов сәламләде. Бәйрәм тантанасында район башлыгының мактау грамоталары, ТР һәм РФнең диплом һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу көн җиңел атлетика буенча тренер Борис Шаманаев һәм милли көрәш тренеры Рим Кавиев өчен аеруча истәлекле булды, алар 2019 елның иң яхшы тренерлары исемен алды.

– Мин бу исемне өченче тапкыр алам инде, 2011 һәм 2016 елда да бүләкләгәннәр иде, − дип сөйләде хәбәрчебезгә Борис Шаманаев. – Гомумән, бүләкләрем аз түгел – “Физик тәрбия һәм спорт отличнигы”, күп санда министрлык грамоталары, гомумроссиянекеләр. Барыбер яңасын алу һәрчак күңелле.

Әйтергә кирәк, нәкъ менә шушы ике тренерның тәрбияләнүчеләре быел иң зур уңышка иреште. Ислам Фәләхов милли көрәш һәм билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатында алтын яулады. Югары спорт нәтиҗәләре өчен аңа “Россиянең Халыкара класслы спорт мастеры” исеме бирелде (тренерлары Рим Кавиев һәм Александр Обоймов). Алабугалы Софья Сигавкина җиңел атлетика буенча Россия Беренчелегендә бронза медаль яулады (тренер Борис Шаманаев).

Лесные пчелы” хоккей командасы (2005 елда туган яшүсмерләр) сәхнәгә бүләк алырга барысы да бергә чыкты. Бу аңлашыла да, хоккей – спортның командалы төре бит, анда берәү барысы өчен һәм бөтенесе – берәү өчен. Җылы тәбрикләү сүзләренә өстәп, алар матди бүләк тә алды. Алкалы хоккей буенча ТР Беренчелегендә 1 урын өчен, аларга район башлыгыннан 70 меңлек сертификат тапшырдылар. Тренер Александр Герасимов сүзләренә караганда, бу акчаларны уенчыларга яңа кием алырга тотарга ниятлиләр.

Бәйрәм икенче көнне дә дәвам итте “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында “Гуляй” паркында “Спортфест” дип аталган гомумшәһәр чарасы узды. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары спорт белән ачык һавада шөгыльләнде. Кроссфит, велотренажерларда күнегүләр, джампинг күп кенә кешене үзенә җәлеп итте. Мәсәлән, Юлия Семенова, тормыш иптәше белән күптән түгел генә Санкт-Петербургтан Алабугага күченгән, 4 ел йөгерү белән мавыга.

− Спорт белән шөгыльләнү көрлек һәм көч өсти, аралашырга мөмкинлек бирә. Сезнең шәһәргә күчеп килгәч, безнең монда танышлар юк иде. Без бергәләп йөгерү өчен кешеләр туплый башладык, “Инстаграм”да “Алабугада йөгереш” бите булдырдык. Шул рәвешле, йөгереш белән мавыгучылар атнага өч тапкыр “Гуляй” паркында яисә стадионда җыелабыз, хәзер безнең дусларыбыз күп. Арабызда яңа кешеләрне күрергә дә шат булырбыз, − ди ул. Джампинг буенча күнегүләр дә күпләрне җыйды – махсус батутта фитнес белән шөгыльләнделәр.

− Бу бик шәп, күңелле! Спорт безне сәламәтләндерә. Барыгызны да күнегүләргә кушылырга чакырам, − диде алабугалы Энҗе Абдрафикова.

Әлеге күнегүләрне организм өчен файдалы диләр. Тренер Жанна Волкова билгеләп үтүенчә, алар мускулларны ныгыта, нерв күзәнәкләрен торгыза, картаюны кичектерә, йөрәк-кан тамырларын һәм лимфаларны ныгыта.

− Алабугада джампинг белән шөгыльләнүчеләр күп, аеруча хатын-кызлар. Бе мәртәбә ясап карасаң, күнегүләр вакытында бөтен гәүдәнең ял итүен аңлыйсың. Шулай булса да, джампинг бар кешегә дә килешми. Йөкле хатыннарга, 3-4 стадиядәге кан тамырлары варикозы булганнарга, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кичерүчеләргә андый күнегүләр ярамый, − ди тренер.

Иң яшь алабугалылар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен “Күңелле стартлар” оештырдылар. Чара ахырында һәммәсе кечкенә булса да бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев