Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Суворов училищесы курсантлары ант бирде

Үткән шимбәдә шәһәр мәдәният сараенда Алабуга суворов хәрби училищесы курсантларының ант кабул итүенең тантаналы кичәсе узды.

Россиянең төрле почмакларыннан - Татарстан, Башкортостан, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород, Киров, Самара, Ульян, Пенза, Ханты-Манси автоном округыннан килгән 50 укучы бу көнне Ватаныбызны сакларга һәм намуслы хезмәт итәргә ант итте.

Суворовчыларны югары дәрәҗәле кунаклар котлады, алар арасында райбашкарма комитеты рәисе Роман Исланов, дин әһелләре - Җәмигъ мәчетенең имам-хатибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Николь храмы башлыгы протоиерей Геннадий бар иде.

- Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм шәхсән үз исемемнән сезне бу вакыйга беләй котлыйм. Сез Ватанга һәм үз халкыбызга хезмәт итү юлын сайлагансыз, шуңа күрә аны намус белән үтәргә кирәк. Сез погон тагып йөрүче кеше булырга һәм алга таба тәртип саклау солдатлары булырга карар кылгансыз. Училищеда белем алган елларыгыз бушка китмәсен дигән теләктә калам, - диде Роман Исланов.

Алабуга суворов хәрби училищесы Ветераннар советы вәкиле Виктор Анищенко да курсанларга уңышлар теләде. Аннары училищеның мөгаллимнәрен котлау башланды. Аларга Алабуга районы башлыгының һәм Суворов училищесы башлыгының мактау грамоталарын тапшырдылар, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Концерт программасында "Млада" вокал ансамбле һәм "Кама таңнары" хореография ансамбле катнашты.

Традиция буенча, офицер һәм суворовчылар башкаруында Алабуга суворов хәрби училищесының гимны яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев