Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга вице-мэры Тәтешкә китте

Валерий Чершинцев Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Тәтеш районын 2005 елдан җитәкләгән Мөхәррәм Ибәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка вәкаләтләрен алдан туктату турында сорап мөрәҗәгать итте. Тәтеш муниципаль район Советының ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган 12 нче чираттан тыш утырышында әлеге карар кабул ителде. Шулай ук Аркадий Семенычев та үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте.

Тәтеш район Советы бүгенгә кадәр Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары вазифасын биләгән Валерий Чершинцев кандидатурасын Тәтеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп яклап чыкты. Район советы депутатлары Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын алыштыруга конкурс игълан итү турында карар кабул итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Юлия ТРОШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев