Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Татарcтан китап нәшриятында уникаль басма дөнья күрде 

Татарcтан китап нәшриятында уникаль басма — ике томда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» басылды. Яңа китаплар турында иң кызыклы мәгълүматлар белән Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин бүлеште. 

Әлеге басмалар татар теленең барлык сүз байлыгын үз эченә ала. Аның һәр томына 11 меңгә якын сүз һәм 2 меңнән артык фразеологик берәмлек кергән. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланыштагы актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм җәмгыять тармакларына караган атамалардан гыйбарәт. 

Бүгенге көндә татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге — күләме һәм эчтәлеге буенча иң тулы басма. Элек чыгарылган сүзлекләрдән аермалы буларак, әлеге басма соңгы вакытта сөйләмгә кергән бик күп яңа сүзләрдән тора. Сүзлек хәзерге җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында барган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелгән. Моннан тыш, сүзлеккә алдан чыгарылган белешмәлекләрдә исәпкә алынмаган бик күп сүзләр кертелгән. Мәсәлән, укучы сүзлектә аккаунт, албит, аятулла, баннер, бәрмөгез, болгыр, гомрә, гонван, дәмләмә, җәзвә һ. б. сүзләрне таба ала. 

Сүзлекнең төзүче авторлары — Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре: лексикография бүлеге мөдире — Ринат Сәфәров, шулай ук филология фәннәре кандидатлары, лексикография бүлеге хезмәткәрләре — Фирая Гаффарова, Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова. 

Сүзлек өстендә фундаменталь эш Татарстан китап нәшриятының югары профессиональ редакторлары белән берлектә алып барылды. Киләсе елларда калган томнарны чыгару күздә тотыла. Алты томга барлыгы 80 меңгә якын сүз кертелер дип уйланыла.

Тиздән "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"нең ике томы да нәшриятның фирма кибетләренә сатуга чыгачак, www.tatkniga.ru сайты аша заказ бирергә мөмкин булачак, шул исәптән, гомуми файдалану өчен, республика китапханәләренә дә тапшырылачак. 

Чыганак: matbugat.ru сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

3

0

1

8

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев