Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Көньяк парк» торак комплексында булды

Торак комплексны «Алабуга» махсус икътисади зонасы төзегән.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә «Көньяк парк» торак комплексында булды. «Алабуга» махсус икътисади зонасы төзегән торак комплексы 11 биш катлы йортны үз эченә ала һәм 4,2 мең кешегә исәпләнгән. Бу хакта «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мебель һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган уңайлы фатирларда махсус икътисади зона хезмәткәрләре һәм «Алабуга Политех» белем бирү үзәге колледжистлары яши.

Комплекс «Алабуга» МИЗның яңа кадрлар җәлеп итү буенча сәясәтен тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Бу максатлар өчен тиешле социаль һәм торак инфраструктурасы булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев