Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Тормыш яме – яшәүдә, яшәү яме – гаиләдә

Алабуга «Нечкәбил» республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының сайлап алу туры узган шәһәрләрнең берсе булды.

Шәһәр Мәдәният сараенда XVI «Нечкәбил-2021» республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының зона сайлап алу туры узды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Халыклар бердәмлеге һәрвакыт сәяси һәм рухи планда төп милли идеяләрнең берсе булды, бар һәм булачак. Һәр халык − ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше һәм, әлбәттә, тел. Иң мөһим бурыч — аларны саклау, һәм бу иң элек гаиләдән башлана. Гаилә барлык телләрдә дә мәхәббәткә тугрылыкны, җылы мөнәсәбәтләрне, үзара килешеп, тату яшәүне чагылдыра. Быел Татарстан гаиләләре фестивале дә шулай атала — «Гаилә барлык телләрдә».
Тормыш яме — яшәүдә, яшәү яме — гаиләдә дип, юкка гына әйтмиләр. Гаилә шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулыланган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз ул.
Шәһәр Мәдәният сараенда узган сайлап алу бәйгесендә 9 районның берсеннән-берсе чибәр һәм талантлы, ныклы гаилә корып, аның җылысын саклап яши белгән "Нечкәбил«ләре көч сынашты. Катнашучылар Тукай, Сарман, Ютазы, Актаныш, Минзәлә һәм башка районнардан килгәннәр иде. 
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Олег Колпаков сәламләде.


— Гаиләнең нигезе, ныклыгы һәм аны барлыкка китерү һәрвакыт республика җитәкчелеге, муниципалитет җитәкчелеге карамагында булды. Нык гаилә — җәмгыятьнең нигезе. Бу конкурста катнашучылар — безнең җәмгыятьтә барган процессларга битараф булмаучылар, — диде ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина «Нечкәбил» конкурсында катнашучыларга, аны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде:
− Чынлап та «Нечкәбил» конкурсы югары дәрәҗәсен югалтмый. Сезнең бу конкурста катнашуыгыз — ул үзе бер зур горурлык. «Нечкәбил» конкурсы − безнең республикада тулы бер хәрәкәт, ул күп кенә гаиләләрне колачлый.
— Татарстан бөтен дөньяда үзенең уңышлары, икътисади, мәдәни, спортта җиңүләре белән генә түгел, ә гаиләгә карата дәүләт сәясәте белән дә билгеле. Әлеге конкурс ТР Президенты ярдәме белән инде 16 тапкыр үткәреләчәк. Без республикабызның төрле почмакларында булдык − иң төньяк районнардан алып көньяк районнарга кадәр. Һәркайда да безне нык, тату гаиләләр каршы ала. Шуңа күрә безнең шигарь — «Татарстан — ныклы гаиләләр территориясе», — дип билгеләп үтте ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Нечкәбил-2021» конкурсы җитәкчесе, «Ныклы гаилә» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөя Гарифуллина үзенең чыгышында гаилә эчендәге проблемаларга басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда, хөкүмәт ярдәме белән, социаль ятимлекне киметү максатыннан «Аеклык ноктасы» дигән зур проект эшли башлаган. Аның ярдәме белән 800дән артык бала гаиләләрдә калган.
Сәламләү сүзләреннән соң, бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, алар гаиләләре турында видеоролик әзерләгәннәр иде. Аннары аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Безнең район данын өч бала әнисе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова яклый. Бәйгедә катнашуы, моңа кадәр дә яуланган уңышлары өчен Эльмира ханым, беренче чиратта, якыннарының ярдәменә рәхмәтле. Үзе дә «Ак калфак» эшчәнлеге кысаларында киләчәк буынга милли традицияләрне дәвам итү йөзеннән күп төрле эш башкара.


− Бу конкурста мин беренче тапкыр катнашам һәм ниндидер урын алу өчен түгел, ә гаиләне ныгыту өчен. Хәзерге дөньяда ата-аналар балалары белән иртәнге, кичке аш вакытында гына очраша, чөнки алар үзләре эштә, ә балалар — мәктәптә яки балалар бакчасында. Гаилә белән нинди генә эшкә алынсаң да, ул ныгый, чөнки вакытны бергәләп үткәрәсең. Эшләгән һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга, куйган максатыбызга ирешергә тырышабыз. Мин гаиләм — яраткан ирем һәм көтеп алган кызларым белән бик бәхетле, — ди ул.
Эльмира Әхмәтҗанова берсеннән-берсе уңган, үзе кебек талантлы өч кыз үстерә. Кызлары да әнисе үрнәгендә һәр эштә дә актив. Гаиләләренең шигаре — «Без бергә, без булдырабыз!» 
Венера Сабитова Актаныш районы Киров авылыннан килгән. Ул тормыш иптәше белән 10 бала тәрбияли, аларның бөтенесе дә тәрбиягә алынган.
— Бәйге турында белгәч, балаларым катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Гаиләбез бик тату, бердәм, иң мөһиме — бер-беребез белән аңлашып яшибез. Үзем ятимә булып үскәнгә, мин һәрвакыт балаларым янәшәсендә, аларның юлын яктыртып барырга тырышам. Безнең һәр көнебез файдалы эш белән үтә — чишмә яннарын чистартабыз, агачлар утыртабыз, юкка чыккан авылларның тарихын барлыйбыз, җомга көнне ялгыз өлкәннәргә барып, ярдәм итәбез. Балаларга кечкенәдән үк бу эшләрнең мөһимлеген төшендерергә кирәк. Үткәннәрне онытырга ярамый дигән фикер белән яшибез, балаларыбызда күркәм сыйфатлар булдырырга тырышабыз, − ди ул.
Тукай районыннан килгән дүрт бала әнисе Ләйлә Ихсанова да әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. 


— Бу конкурста катнашып карау теләге күптәннән бар иде, һәм мин аны тормышка ашырырга булдым. Гаиләдә иң мөһиме — сабырлык, мәхәббәт, хөрмәт һәм балалар уңышы. Балаларның уңышы — ата-ана өчен зур сөенеч, ул безгә алга таба яшәргә көч бирә.
Шулай ук бу көнне һәрбер катнашучыны аерым әңгәмәгә чакырдылар. Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш. Шулай итеп, һәр катнашучы мәңгелек рухи кыйммәтләр, гаилә традицияләре турында сөйләде. Әйтик, Ютазыдан килгән Диләрә Исламова гаиләсе ел саен Яңа ел бәйрәменә өйләрен бик матур флагчыклар белән бизи икән. Хәзер инде бу эшкә аларның балалары да кушыла. Буыннан буынга тапшырылып килә торган бу бүләккә 55 ел. Шулай ук ул борынгы китаплар турында да сөйләде, алар шулай ук кадерле ядкарь булып тапшырылып килә.


Барлык зона сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча 25 катнашучы конкурсның ярымфиналына узачак, ул Казанда онлайн режимда үткәреләчәк. Бәйгенең финалын ноябрьдә — Әниләр көнендә үткәрергә ниятлиләр.
«Нечкәбил» бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче чара буларак билгеле. Киләчәктә дә бәхетле, ныклы гаиләләр саны үсеп, алар һәрвакыт үрнәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев