Алабуга нуры

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган автомобиль шартлаган

Бүген Казанда иртәнге сәгать 10.15тә Четаев һәм Мусин урамнары чатында ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган автомобиль шартлаган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, мөфтинең радиодагы иртәнге эфирдан кайтышы булган.
Илдус Фәизов хәзер Республика клиника хастаханәсенең реанимация бүлегендә. Аңа медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен ТР Сәламәтлек министры үз контролендә тота.
Хәзерге вакытта тикшерү чаралары алып барыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: