Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

ТР премьер-министры Алексей Песошин Алабугада эш визиты белән булды

Премьер-министрның эш сәфәре Малореченский бистәсендә урнашкан «Мир» терлекчелек комплексын караудан башланды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә премьер-министр комплексны карап чыкты, җитәкчелек белән аралашты. Кайбер эш мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Премьер-министр эшлекле визит кысаларында шулай ук 9нчы мәктәпне карап чыкты.

Яңа уку елыннан укучылар яңартылган мәктәптә белем алачак. Биредә фасад, түбә ремонтланган һәм тәрәзәләр алыштырылган. Мәктәп эче дә нык үзгәреш кичергән. Бинаның беренче катында шахмат зонасы барлыкка килгән, шулай ук робототехника буенча күргәзмә тәкъдим ителде.

Кунаклар ашханәне дә карадылар.


Ул да ремонттан соң яңарган. 

Премьер-министр Алабугага сәфәре ахырында И.И. Шишкин музей-йортында булды. Сүз уңаеннан, быел музейда да төзекләндерү эшләре башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев