Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Алабугада булды

Ул берничә объектта булды һәм шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Алабугага ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев килде. Ул берничә объектта булды һәм шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Беренче булып ул догазификация программасында катнашучы берничә адреста булды. Аның буенча «зәңгәр» ягулык үзәк магистральдән җир участогының чигенә кадәр бушлай биреләчәк. Бу программада газлаштырылган торак пунктларда яшәүчеләр катнаша ала. Алабуга районында бу программада катнашу өчен 400дән артык граждан гариза биргән. Бу башка районнар белән чагыштырганда, берничә тапкыр кимрәк. Алар арасында күпбалалы Сулкаевлар гаиләсе дә бар.

—    Программа турында РФ Дәүләт хезмәтләреннән белдем. Сылтама буенча кердем, гариза тутырдым, бераздан миңа кайбер документларны тапшыруны сорап шалтыраттылар һәм гыйнвар аенда өч яклы килешүгә кул куйдык. Апрель аенда безгә газ җибәрделәр. Элек программаларда катнашканым булмады, бу юлы аларны сынап карарга булдым, — дип уртаклашты Наталья Сулкаева.

− Алабуга районы газ белән тәэмин ителгән һәм хәзер моңа күп акча сарыф итүнең зарурлыгы юк, ул инде алдагы елларда башкарылган, — дип ассызыклады ул.

Аннары ул район чистарту корылмаларында һәм җылылык челтәрләре предприятиесендә булды, биредә соңгы елларда модернизацияләү буенча шактый эш башкарылды. Чистарту корылмаларында бу эш әле дәвам итә. Беренче ике этап инде гамәлгә ашырылды.

— Чистарту корылмаларында зур эш башкарылды. Модернизацияләүнең 3 нче этабы гамәлгә ашырылса, циклы тәмамланачак. Халыкка күпме эш башкарылуын аңларга кирәк, — диде ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Ул шулай ук шәхси сораулар буенча халыкны кабул итүдә булды. Нина Куянова Нефтьчеләр проспекты буенча 3нче йортта яшәүчеләр исеменнән килгән. Аның сүзләренчә, аларга гомумйорт ихтыяҗлары өчен күп түләргә туры килә. Ханым берничә айда җыелган торак-коммуналь хезмәтләре өчен квитанцияләрне Александр Груничевка тапшырды. Ул алабугалыларның проблемаларын җентекләп өйрәнү һәм аларны хәл итү өчен, документларның күчермәләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев