Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

“Трим”, “Шасси”, “Финал”

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасының беренче заводларыннан берсе "Ford Sollers"та берьюлы ике вакыйга: заводка 6 яшь һәм һөнәри бәйрәм - машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы кичә булды.

Бәйрәм кичәсе "Форд Соллерс"ның беренче вице-президенты һәм башкаручы директоры Адиль Ширинов, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һәм "Форд Соллерс Алабуга" җәмгыятенең генераль директоры Владимир Кузьмицкий катнашында узды.

Бүгенге бәйрәм завод тарихында мөһим вакыйга булып истә калачак: 50 меңенче Форд Транзит автомобилен эшләп чыгарганнар. Форд Транзит -иң популяр автоларның берсе һәм иң тиз үсүче бренд.

- Алабугада конвейер эшли башлаган көннән 10 ел һәм 6 ай вакыт үтте. Әйе, ул туктамый эшли, көннән-көн ныгый. Бүген без "Ford Sollers"ка 6 яшь тулуны билгеләп үтәбез. Иң мөһиме - эшкә яхшы кәеф һәм теләк белән килегез. "Трим", "шасси", "финал" җайга салынып эшләсен иде. Бүген 50 меңенче Форд Транзит автомобилен чыгардык. Әле елына 50 000 Форд Транзит автомобиле эшләп чыгаруга да барып җитәрбез һәм бу минимум булачак, - ди Адиль Ширинов.

Завод эшчеләрен район башлыгы исеменнән Роман Исланов та котлады:

- Машина төзелеше һәрвакыт Алабуга муниципаль районының җитештерү куәтенең нигезе, төп тармакларның берсе булды һәм шулай булачак та. "Ford" компаниясенең 100 еллык тәҗрибәсе сезнең предприятиегә инде эшли башлаган көннән үк үзенең кабатланмас йөзен булдырды. Аның нигезен Генри Форд үзенең принцибында белдергән: "Сыйфат ул - нәрсәне дә булса, хәтта беркем карап тормаганда да, дөрес итеп эшләү". "Форд Соллерс"ның уңыш сәбәбе нәкъ менә шундадыр.

Бүгенге бәйрәмнең төп герое - хезмәт кешесе. Һөнәри бәйрәмен билгеләп үтүче Любовь Сибирякова хезмәттәшләренә, завод, бер-бер артлы узучы эш көннәре, уңышлары турында иҗат иткән шигырен тәкъдим итте һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Алдынгы хезмәткәрләргә завод генераль директорының, ТР сәнәгать Министерлыгының һәм район башлыгының мактаулы грамоталары, рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды. Тантананы автор-башкаручы Илнар Гомәров алып барды һәм бәйрәм җырын да бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев