Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Тугрылык – аларның йөрәкләрендә

Кичә, полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, шәһәрнең Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина  һәм Эчке эшләр министрлыгының җирле Эчке эшләр бүлеге башлыклары, Алабуга хәрби суворов училищесе башлыгы Алабуга полициясе хезмәткәрләрен, хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга лаеклы медальләр һәм бүләкләр, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновтан һәм полиция башлыгы Юрий Пономаревтан, Алабуга хәрби суворов училищесе башлыгы Сергей Рязановтан мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

– Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән иң ихлас котлаулар кабул итегез. Хокук тәртибен саклаучылар һөнәре илебездә иң җитди һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Барлык полиция хезмәткәрләренә тәүлекләр буе эшләүләре өчен рәхмәт, – диде Зөлфия Сөнгатуллина үзенең чыгышында һәм полиция хезмәткәрләренә рух ныклыгы, бәхет, күңел күтәренкелеге теләде.

Бу көнне шулай ук Алабуга районы буенча Россиянең ЭЭБ башлыгының рәхмәт хатлары белән халык арасында кисәтү эшләре өчен Җәмәгать советы активистларын, шул исәптән “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе – баш редактор вазифаларын башкаручы Гөлшат Муллагалиева да бүләкләнде. 

Бәйрәм тантанасын җырчылар һәм иҗат төркемнәренең чыгышлары дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев