Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Тулы чор билгесе булган йорт

Алабугада моннан төгәл 30 ел элек төзелгән йортта истәлек тактасы урнаштырылды.

Алабуга тарихында яшьләр торак комплексының беренче йорты буларак истә калган биш катлы йорт бар. Халыкта аны “МЖК йорты” дип йөртәләр. Ул комсомол төзелешләре чорының бер билгесе булып тора. Нәкъ менә шушы йорт Алабугадагы удар төзелешнең соңгы үрнәге булып чыкты.

1986 елда, торакка чират галәмәт зур чакта, Камил Гәрәев һәм Ринат Галиуллин рәислегендә комсомол активы җыелышында үз көчләре белән әлеге йортны салырга карар кылалар. Әйтәләр дә – эшләп тә куялар. Төзү эшләрен кичләрен, эштән соң башкаралар. Биредә төнгәчә прожекторлар яна иде, дип сөйли Алабуга комсомоллары Ветераннар Советы рәисе Алена Чернова.

Алар үз хезмәт тәртибенә җайлап, эш графигын төзиләр. Һәм шулай, эштән бушаган арада, йорт салына. Бу шундый энтузиазм иде, хәзер дә хәтерлим. Ул чакта мин институтта комсомол комитеты секретаре идем, безнең студентлар да аларга булышты. Өмәләр оештырганнары истә, ләкин нигездә алар барысын да үзләре эшләде. Менә хәзер яшьләр өлкән буыннан сорыйлар: “Нәрсә соң ул комсомол?” Менә ул – чын комсомол үрнәге.

Йортны салуга өч ел вакыт кирәк булды, 1989 елда комсомолларның хыялы тормышка ашты – Кама трактор заводы Бөтенсоюз удар төзелешенең эшчеләре йортны куллануга тапшырды. Әйтергә кирәк, энтузиастларның кайберләре бүген дә шушы торакта яши. Мәсәлән, Галина Щейникова гаиләсе.

Мин бу йортта ул тапшырылганнан бирле торам. Аны минем ирем төзеде, хәтерләвемчә, эшеннән соң. Мин ул вакытта мәдәният училищесында комсомол оешмасы секретаре идем. Без бу йортны яратабыз һәм беркая да күчәргә җыенмыйбыз.

Истәлек тактасын ачу тантанасы йортның 30 еллыгы, Татарстан комсомолының һәм Алабуга комсомолының 100 еллыгы белән туры килде. Шушы көннәрдә шәһәр комсомолының актив ветераннарыннан бер төркем Казанга барып кайтты, анда Татарстан комсомолының 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм булды. Аны республика комсомолы өлкә комитетының элекке беренче секретаре Борис Леушин оештырды.

МЖК йортындагы истәлекле тактаны кую башлангычы белән чыгучы да, урнаштыруның хәйриячесе дә – элекке комсомол Камил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев