Ут эчендә – балалар (фотолар)
15 майда өч бала дөрләп янган йортта кала. Ярдәмгә килеп җиткән алабугалыларның батырлыгы гына сабыйларның гомерен саклап кала.
Ут эчендә калган сабыйлар коткарылды. Ярый әле бу вакытта йорт янәшәсеннән арыслан йөрәкле ирләр узып барган, чөнки башкача булуын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ут белән саксыз эш итү аркасында 3 гаилә (ә алар арасында 6 бала да бар) йортсыз калды.
Мәскәү урамындагы 47 нче йортның беренче катында азык-төлек кибете урнашкан. Көн уртасында кибетче төтен исе сизә, тик урамда чүп-чар яндыралардыр дип уйлый. Күп тә үтми, кибеткә хатын-кыз йөгереп керә һәм икенче каттагы фатирында янгын башлануын, өйдә балалар калуын көч-хәл белән аңлата. Сатучы янгын сүндерүчеләрне, ашыгыч ярдәм машинасы чакыра.
Бу вакытта йорт яныннан машинада узып барган пенсионер Илсур Галиев (рәсемдә) ургылып чыккан төтенне күреп ала һәм уйлап та тормыйча ярдәмгә ташлана. Бу вакытта инде фатирлар урнашкан икенче катка менә торган баскычлы агач янкорманы тулысынча ут чолгап алган, ә бер ир-ат веранда аша фатирга менәргә тырыша. Илсур һәм КАИның Алабуга филиалы студенты Фәнис Гарифуллин кибеткә керү ягында булган кечкенә түбәдән менеп фатир тәрәзәсен ваталар һәм төтеннән буылып елап утырган ике баланы күреп алалар. Илсур аларны бер-бер артлы Фәнискә биреп урамга чыгара. Ут чолгап алган күрше бүлмәдән өченче баланы эзлиләр, тик соңыннан беленгәнчә, бала үзлегеннән урамга чыккан булып чыга.
Балаларны коткарганнан соң, Илсур документ һәм акчаларны чыгарырга дигән тәкъдим ясый, тик бу вакытта килеп җиткән янгын сүндерүчеләр иргә үз тормышын куркыныч астына куймаска киңәш итәләр.
Сабыйларны уттан коткаручылар үзләрен геройлар дип һич тә санамыйлар. Студент егет комментарий бирүдән баш тартты, ә өченче коткаручы бөтенләй югалды. Илсур Галиев та, янгын сүндерүчеләр килгәннән соң, янгын урыныннан тиз арада китеп бара. Исемен белеп алуларына да гаҗәпләнә.
- Үземә куркыныч яныймы, юкмы дип уйлап тору минем яшьтә юк инде ул, - ди ике кыз әтисе һәм ике онык бабасы булган Илсур. - Бу бит безнең гражданлык бурычыбыз. Кыска гына гомердә кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәк.
Төтен исе белән агуланган ана һәм балалар хастаханәгә китерелә. Табиблар әйтүенчә, бүгенге көндә аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, зыян күрүчеләр бүгенге көндә туганнары янында яши.
Кемнеңдер ут белән саксыз эш итүе аркасында өч гаилә - биш өлкән кеше һәм алты бала баш өстендә түбәсез калды.
Янгынга катлаулыкның югары дәрәҗәсе - икенче дәрәҗә бирелгән. Утны сүндерүдә 8 берәмлек техника, газ-төтеннән саклаучы 3 хезмәт катнашкан.
Әллә кәбисә елы гаепле, әллә кешенең игътибарсызлыгы, тик менә Алабугада һәм районда янгын чыгу очраклары артканнан-арта бара.
Үз саксызлыклары аркасында кешеләрнең утта һәлак булулары, барлык милектән колак кагулары бик кызганыч.
Апрель ахырында мунча миченнән ут чыгып Комсомол тыкрыгында ике йорт һәм аның корылмалары янып көлгә әйләнде. 7 майда шул ук тыкрыкта мунча янды. Шул ук көнне Олы Качка авылында янган йортта ир-ат мәете табылу турында хәбәр алынды. Янгын йорт хуҗасының коры үлән яндыруы сәбәпле килеп чыккан. Ир-атның һәлак булу сәбәпләре ачыклана.
5 май төнендә 01 телефонына Бехтерево авылындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Пожар 33 минуттан сүндерелә, ә керү ишегенә бер метр кала 1963 елгы ир-ат мәете табыла. Аның йорт хуҗасының абыйсы булуы ачыклана һәм, күршеләр әйтүенчә, бераз алдарак аны сәрхүш хәлдә күргән булалар. Күрәсең, янгын башлангач, ул котылу өчен ишекне тиз генә таба алмаган. Хәер, бу йорт моңа кадәр дә янгын сүндерүчеләрнең аерым исәбендә тора. Йорт хуҗасына берничә мәртәбә пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелүгә карамастан, «кызыл әтәч» монда да үзенең текә характерын күрсәтә.
Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Фотоларга карап моның шулай булуына тагын бер ышанасың. Үзегезнең, якыннарыгызның, күрше-күләннең тормышын куркыныч астына куймагыз! Ут белән сак булыгыз!
Р.Нуриева
Н.Касыймова фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.2400
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.3100
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4300
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алдыАлабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.5300
-
17 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуга педагоглары квалификацияләрен күтәрә КФУның Алабуга институты педагогларның квалификациясен күтәрү максатыннан районның мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлады.15500
-
17 гыйнвар 2021 - 17:58Татарстанда 3 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан 225 үлем очрагы теркәлгән.13900
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.12200
-
17 гыйнвар 2021 - 11:29Татарстанда тагын 97 кеше короновирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12000
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада «Озак вакытлы карау системасы» проекты буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды Әлеге проект Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган ел башында оештырылган иде.11200
-
17 гыйнвар 2021 - 10:432021 елда Татарстанда 2,6 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә планлаштыралар Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.10900
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.10500
-
17 гыйнвар 2021 - 13:002021 елда төп үзгәрешләр: эш, пенсия, ана капиталы Яңа елда россиялеләрне, шул исәптән алабугалыларны законнарда бик күп үзгәрешләр көтә: физик затлар кеременә салымны яңадан исәпләү, читтән торып эшләүне җайга салу һәм башкалар.9700
-
18 гыйнвар 2021 - 06:30Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә 2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.8200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.7100
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.7000
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.6500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.6200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.5900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.5500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.5300
-
17 гыйнвар 2021 - 16:002021 елга Кытай йолдызнамәсе Юлбарысларга астрологлар уңыш фаразлый, ә куяннарның хата ясаулары ихтимал. Аждаһалар чит илгә күченеп китәргә мөмкин.4500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4300
-
19 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстанда 2,5 мең социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.3900
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 08:59Груничев транспортта йөрү өчен түләүне кисәк арттырмау юлларын тәкъдим итте ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан перевозчиклары үтенече буенча аңлатма бирде.3600
-
19 гыйнвар 2021 - 09:48Татарстанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылачак Күргәзмәне ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра.3200
-
19 гыйнвар 2021 - 11:28Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясату тәҗрибәсе белән уртаклашты Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, врач-психиатр Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясаткан.3100
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.3100
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.2600
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика