Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Өй туена әзерләнегез

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү буенча узган ялларда алабугалылар белән түгәрәк өстәл сөйләшүләре узды. Ул ТР республикасы Төзелеш министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов һәм Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашында узды.

Авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә яшәү шартларын яхшырту өчен өч төрле юл тәкъдим ителде. Яңа торак мәйданын төзелеш оешмасыннан сатып алу; бүлеп бирелгән акчага муниципалитетның йорт төзеп, әлеге кешеләргә тапшыруы (бу очракта авария хәлендәге торакның һәр квадрат метры яңа торак мәйданы белән туры килүе шарт); яки дәүләт торак фонды әлеге кешеләрнең йортларын квадрат метрын 19 мең 650 сумга сатып алып аларга 4 нче микрорайоннан яңа фатирлар тәкъдим итүе. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр ноябрь башына кадәр бер фикергә килергә тиеш, югыйсә әлеге программа финансланмый калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев