Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Яңа автомобильле булдык

Сишәмбедә Казанда истәлекле вакыйга булды. “Татмедиа” АҖ республика, шәһәр һәм район газеталары редакцияләренә 35 яңа автомобиль тапшырды. Алар арасында безнең “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры”газеталары редакциясе дә бар.

Әйтергә кирәк, редакцияләрнең автопаркын тулыландыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Филиал җитәкчеләренә автомобиль ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды. ТР Президенты исеменнән ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

– Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуыгыз, милли мәдәниятне, безнең тату республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен саклап калуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! – диде Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук яңа автомобиль ачкычларын тапшыру − массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтенә югары бәя, дип өстәде, һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев