Алабуга нуры

Яңа эш урыннары барлыкка килде

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Данафлекс” заводын ачу тантанасы үтте.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Данафлекс” компанияләр группасы президенты Айрат Бәширов, Икътисад үсеше фонды директоры Роман Петруца һәм башкалар катнашты.

– “Данафлекс-Алабуга” –  иң заманча җиһазландырылган югары технологияле җитештерү. Бүгенге көнгә проектка 1,7 миллиардтан артык сум инвестицияләнгән. Бу эш дәвам ителәчәк. Яңа предприятиегә кертелгән инвестициләрнең гомуми саны – 3 миллиард сум. Биредә 200дән артык кеше хезмәт итә. Завод үсә барган саен, хезмәт урыннары саны да артачак. Сезгә уңышлы бизнес телим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Данафлекс”ның беренче чираты бакалея, снек, кондитер һәм сөт продуктлары, шәхси гигена чаралары, балалар ашамлыклары, терлекләргә азык, көнкүреш химиясе, һәм башка товарлар өчен йомшак төргәкләр – барлыгы 22 мең тоннага якын продукция җитештерәчәк.

Яңа җитештерү объектын төзүгә инвестор 3 миллиард сумнан артык акча керткән. “Данафлекс-Алабуга” ААҖдә 280 яңа эш урыны барлыкка килгән.

– Бер ел элек Фонд проектка 500 миллион сум бүлеп бирде. Без шунда сыйфатлы төрү материаллары җитештерүгә юнәлдерелгән яхшы проектка акча биргәнне аңлый идек инде. “Данафлекс-Алабуга” продукциясенә Россиядән читтә дә ихтыяҗ бар: компаниянең үз товарларын экспортка җибәрү планнары да бар. Фонд ягыннан ярдәм күрсәтелгән проектлар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 5 алдынгы предприятие исемлегендә, – диде Роман Петруца.

– 2017 елда без инде беренче җитештерүне башлап җибәрдек. Шул вакыттан бирле монда җиһазны урнаштыру эше барды. Бүген барлык җиһазның 70 проценты кайтты. Заводның беренче чираты 9 миллиард сум акча керемен  күз алдында тота, икенче чираты – 30 миллиард сум табыш китерәчәк.  Шулай ук ул яңа заводның компаниягә төрү материалларының 25 процентын  Россия базарына чыгаруга ярдәм итүен ассызыклады. Завод эшчеләренә килгәндә, аларның күбесе алабугалылар, ләкин Яр Чаллы һәм Мамадыштан да китерергә туры килә, – дип сөйләде Айрат Бәширов.

Ачылу тантанасыннан соң, мактаулы кунаклар җитештерү урыннарын  карады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: