Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Яңа мәдәният учагы кабынды

Кичә Костенеевода авыл клубы ачылды. Җирлек кешеләре аны ике ел көткән.

Алабуга муниципаль районында муниципаль программа буенча район башлыгы Геннадий Емельянов булышлыгы белән мәдәният йортлары төзелә. Бу программа инде 5 ел уңышлы тормышка ашырылып килә. Костенеево авылындагы яңа клуб моның бер мисалы. Элекке клубта башта башлангыч мәктәп урнашкан булган. Аннары клубны ябып, аннан тулысынча мәктәп ясадылар, ул 2015 елда ачылды. Муниципаль программа буенча төзелгән әлеге яңа клубны авыл халкы инде ике ел көткән.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин җирлек кешеләрен район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән әлеге күңелле чара белән котлады:

– Яңа клуб төзелгәндә күрсәткән сабырлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Хәзер сез төрле юнәлештәге кичәләр уздыра, артистлар чакыра аласыз, иң мөһиме – биредә балалар һәм яшьләр шөгыльләнәчәк. Сезгә уңышлар һәм иминлек телим.

Шунысы яхшы, төзелеш эшләре озакка сузылмаган. Костенеево авыл җирлеге башлыгы Антон Соловьев сүзләренчә, нибары өч ай эчендә 70 урынлык шушындый мәдәният йорты калкып чыккан.

– Китапханәдә сәламәтлек төркеме оештырдык, “Өмет” клубы дип атадык. Анда пенсионерлар спорт белән шөгыльләнә, бассейнга йөриләр. “Миләшкәй” сәнгать ансамбле дә күптәннән эшләп килә. Безнең авыл җирлегенә кергән Свиногорье авылында клуб булмаганлыктан, алар да безгә йөри. Котловка клубы белән хезмәттәшлек итәбез. Балалар өчен күргәзмәләр, түгәрәкләр эшли, җырларбыз-биербез, мастер-класслар оештырырбыз, планнар күп. Авыл халкы белән дус-тату эшләрбез, клубыбыз бушап тормас дип ышанам, – диде яңа клуб директоры диде Рәмдия Исмагыйлева.

Китапханәдә урнашкан сәламәтлек төркеменә йөрүче Гүзәлия Нуриева һәм Илсөяр Вафина:

– Клуб ачылуны бик көттек. Әмма клуб юк дип өйдә утырмадык, атнага өч тапкыр сәгать  кичке дүрттән алтыга кадәр китапханәгә гимнастикага йөрибез. Безнең төркемдә унлап пенсионер. Кайсыбыз чаңгы белән йөри, кайсыбыз скандинавиячә йөри. Менә хәзер клубка җыелачакбыз! Бездә пенсионерлар бик актив. Яшьләргә килгәндә, алар ике ел тукталыш сакладылар, шунда күрешәләр иде. Бүгеннән алар да кичләрен мәдәният йортыбызда үткәрер, биер, аралашыр. Оныкларыбыз да түгәрәкләргә йөрергә тели, – дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев