Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Җәядән ату буенча «ТУГАН БАТЫР» бөтенроссия турниры программасы

Укчылар ярышы иртәгә, 23 июльдә узачак.

23 июльдә Алабуга шәһәрчегендә Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «ТУГАН БАТЫР» бөтенроссия турниры үткәрелә. Ул Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлана.

ПРОГРАММАДА:
8:30 — 10:00 — укчылар ярышының I туры
10:00 — 10:30 — Турнирны рәсми ачу
10:30 — 12:00 — укчылар ярышының II туры
12:00 — 12:30 — Борынгы Болгар мәчете нигезендә өйлә намазы уку
13:30 — 16:00 — укчылар ярышының III туры
16:00 — 17:00 — Нәтиҗә ясау
17:30 — 18:00 — Бүләкләү тантанасы
18:00 — 20:00 — Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә багышланган «ИБН ФАДЛАН» тарихи документаль-нәфис фильм премьерасы (ачык һавада)

9.00дән 16.30га кадәр турнирга килүчеләр өчен:

— ярминкә
— интерактив зона (сөңге ату, төрле җәяләрдән ук ату)
— балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар
— батут һәм карусель
— прокатка ат алып торырга мөмкин
— фотозона
— җил булмаган очракта «Һава шарында очу» аттракционы

Моңа кадәр без турнирга соңгы әзерлек эшләре бара дип язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев