Яшәү өмете бүләк иттеләр
Халыклар бердәмлеге көне алабугалылар өчен озакка сузылган ял көннәре белән генә түгел, бәлки ярдәмгә мохтаҗ булганнарга гомуми игътибар күрсәтү белән дә истәлекле булачак.
Атна буе иреклеләр отрядындагы балалар гипермаркетларга килүчеләрне, узып баручыларны "Кемнеңдер тормышы - вак-төяк түгел инде" дигән акциядә катнашырга чакырып тордылар. Банк филиаллары да игелеклелек "капчыгына" акча салу мөмкинлеге булдырды. Шәһәр халкының кайсысы кире кайтарылган тиенле акчаларын салса, кайберләре 10 сумнан алып 100 сумга кадәрле купюраларын сузды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, авыр чирле балалар исемлегендә ярдәмгә иң мохтаҗ булганнары -14. Киң күңелле, кеше кайгысын уртаклаша белгән алабугалылар акчасына сатып алынган беренче бүләк - тернәкләндерү өстәле белән урындык - өч яшьлек Виталик Аймурзинга тәтеде. Церебраль паралич диагнозлы сабый өчен бу өстәл һәм урындык бик мөһим: ул анда утырырга уйнарга, рәсем ясарга, пластилиннан әйберләр әвәләргә өйрәнәчәк, һәм ул аңа мөстәкыйль йөрү алу өмете өстәячәк. Бала өчен бик әһәмиятле булган җиһазның бәясе 15 мең сум чамасы.
Виталикның әти-әнисенә әлеге бүләкне волонтерлар физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Астра" тернәкләндерү үзәгендә үткән "Кулларны кулга алыйк, дуслар"дип аталган бәйрәмдә тапшырдылар. Монда республикабызның барлык төбәкләреннән җыелган 65 инвалид бала савыктыру курсы үтә, шуларның яртысы - алабугалылар. Бу көнне балалар ата-аналары һәм кунаклар өчен менә дигән концерт программасы әзерләгән иде. Аны яңаклары алсуланып торган дүрт яшьлек Соня ачып җибәрде. Ул акыллы сораулары һәм матур тавышы белән барысын шаккаттырды. Ел ярым дәвамында үзәккә йөргән әлеге кыз бу чор эчендә һәркемнең яраткан кешесенә әйләнеп беткән. Игезәк Даша һәм Надя Потаниналар чыгышы да бик тәэсирле булды. Кызлар һәрнәрсәнең күләгәсен генә күрсә дә, аларга бу башкаларга шатлык китерергә комачауламый. Концертта игезәк кызлар дуслык турында җыр башкарды. Бәйрәмдә бердәмлеккә кагылышлы шигырьләр төрле телләрдә яңгырады. Удмурт җырлары, татар биюләре барысы да зур осталык белән башкарылды. Инвалид балалар белән дуслык элемтәләре урнаштырган "Шанс" бию ансамбле артистлары татар биюләренә брейк-данс элементлары да өстәгән иде.
Концерттагы һәр номер ата-аналар һәм кунаклар тарафыннан көчле алкышларга күмелеп барды. Алар балаларын хуплау һәм аларга көч бирү өчен махсус килгән иде. Ата-аналар алдында утырган балалар һәм коляскадагылар күпмедер вакытка авырулары турында онытып та торды бугай.
Парафин һәм электрофорезга йөрүе турында берничә минут элек кенә безгә тәфсилләп сөйләгән Настя Горшунованың да күзләрендә ут яна иде. Монда Настя кебек балалар күпләр. Алар безнең белән янәшә яши, шунлыктан һәр вак-төяккә игътибар итәргә, бүгенге авыр тормышта һәр яхшылыкның кадерен белергә күнегеп киләбез, шөкер.
Әйе, бүген без авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм итә алабыз.
Налия Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев