Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Яшь талантлар йолдызлыгы ачылды

Алабугалылар башка бер вакыйганы да шундый түземсезлек белән көтмәгәннәрдер, һәм, ниһаять, үткән җомгада “Колосовка” микрорайонында 40нчы бакча эшли башлады. Ул “Йолдызлык” дип атала.

Тантана ачылганчы ук бер сәгать алдан җыелган ата-аналарның шатлыклы дулкынланулары күренеп тора иде.

– Бу бакчаның ачылуын җәйдән көттек. Бик шатбыз. Кызым Николь 1 яшь тә 8 айлык, без яслегә эләгәбез. Яңа гына төзекләндерелгән бакчага йөриячәгебезгә сөенәбез. Үзебез, мондагыларның күбесе кебек – 4 микрорайонда торучылар, – диде Екатерина Лемасова.

Ирина Гыйләҗиева әйтүенчә, алар нәкъ менә шушы бакчага барырга теләгән: – Безгә 1 яшь 7 ай. Ахыргача шушы чиратта тордык, өметләндек. Бакчаның телләр юнәлешендә булуы бик яхшы. Кече яшьтән телләр өйрәтә башлаячаклар, гомумән, шәп!

Чыннан да, яңа бакчага килүчеләрнең күбесе – 4 микрорайонда яшәүчеләр, дип расладылар Мәгариф идарәсендә.

Яңа мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында ачылды. Районның яңа җитәкчесе 40нчы балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әдиуллинага мәгариф эшчәнлеген тәэмин итүгә 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Бакчага кадәр яңа асфальт юл төзелешенә иганәчелек иткән Рәшит Хәбировка (“Спецстройсервис” җәмгыяте җитәкчесе) район җитәкчелегеннән Мактау грамотасы бирелде.

Яңа бакча 220 урынга исәпләнгән, ул күптелле комплексның бер өлеше булып тора. Биредә тәрбияләнүчеләргә рус, татар, инглиз телләрен өйрәтәчәкләр. Татьяна Ларионова әйтүенчә, берничә тел белү балаларга киләчәктә уңышлы булырга ярдәм итәчәк.

– Сезнең балаларыгызның киләчәге бәхетле. Мәсәлән, туристлык бизнесында инглиз теленнән башка булмый. Анда эшләү өчен ингиз теле кирәкме? Кирәк. Рус телендә дөрес сөйләм кирәкме? Кирәк. Татар теле турында инде әйткән дә юк. Башка районнардан күпме ишетәм: “Алабуга – нинди матур як, әмма бер генә татарча экскурсия дә юк”. Моны төзәтәсе бар!

Миләүшә Әдиуллина сөйләвенә караганда, балалар бакчасы җитәкчелеге төшкә кадәр инглиз телендә, төштән соң татар телендә укытырга ниятли. Һәм киресенчә. Тәнәфесләрдә мөгаллимнәр, билгеле, рус телендә дә сөйләшәчәкләр.

Яңа балалар бакчасы тәрбиячеләреннән берсе, Лилия Агафонова, өч телне дә белә.

– Безнең телләр юнәлешендәге төркем kinder land (балачак иле – авт. иск.) дип атала. Минем балалар 4-5 яшьлеләр. Без бу көнне бик көтеп алдык. Шушы вакыйгага дус командабыз белән бергәләп әзерләндек. Минем төркемдә 15 бала, ул әле тулыланачак. Әлегә ата-аналарның барысы белән дә танышып өлгермәдем, якын арада танышырбыз дип уйлыйм.

“Йолдызлык”тагы сабыйларның күпчелеге ясле яшендә, ягъни бердән өч яшькә кадәр – 120 бала. Калганнары мәктәпкәчә яшьтә (3-7 яшь). Яңа бакча төзү шәһәрнең иң яшь микрорайонында яшәүчеләр өчен кыен булган мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирде. Мәгариф идарәсеннән бирелгән мәгълүматка караганда, бу бакча эшли башлаганнан соң, чиратта өч яшькәчә тагын бер меңнән аз гына артык бала калган. Өч яшьтән 7 яшькә кадәр балалар тулысынча урнаштырылган, ди мәктәпкәчә мәгариф буенча методист Әлфинә Билалова. Искәрмә булып, бер бакчадан икенчесенә күчәргә чират көтүчеләр тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев