Җыелышып татарча диктант яздык
Үткән шимбәдә, 19 октябрьдә зур чара – бөтен дөнья буенча “Татарча диктант” дип аталган мәгариф чарасы үтте. Шунысын да искәртик: чара дүртенче ел рәттән үткәрелә.
Алабугалылар да үзләренең татар телен белүләрен, грамоталылыгын тикшерә алды. “Татарча диктант” акциясе түбәндәге мәйданчыкларда узды: КФУның Алабуга институты, Үзәк китапханә, Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе, 2нче урта мәктәп.
Бу чара ирекле һәм бушлай иде. Акциянең максаты – татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.
“Татарча диктант” Татарстан район-авылларында гына түгел, Россия буйлап һәм чит илләрдә: Төркия, Кытай, Швеция, Венгрия һәм башка җирләрдә үткәрелде. Былтыр диктант дөньяның 50 ноктасында язылган булса, быел тагын 4 ил кушылган.
Үзәк китапханәгә 35 кеше килде. Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова башлап җибәрде. Аннары сүз чакырылган кунак – Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Фирдәвес Хуҗинга бирелде:
– Бу чара дүртенче ел рәттән оештырыла, кирәкле чара. Татар халкын, милләтебезне берләштерүче бер ысул буларак, бик отышлы һәм бик вакытлы дип әйтергә кирәк. Безгә ничек тә үз телебезне, илебезне, милләтебезне сакларга кирәк, берләшергә, бергәләп иҗтиһад итәргә. Милләтебез, татар халкыбыз яшәргә тиеш. Аның күпме тарихы бар, Евразия киңлекләрендә күпме гасырлар яшәгән, киләчәктә дә яшәсен.
Ул шулай ук “Мәдәни җомга”да язылган сүзләр белән таныштырып китте:
“Телне саклау өчен, сөйләшү генә аз. Хатасыз яза да белергә кирәк. Без татарча хаталы язучыларга ташлама бирергә күнеккән, бу дөрес түгел. Кеше үз телен көндәлек тормыштан алып фәнни телгә кадәр камил белергә тиеш, – диде акцияне оештыручы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Бергәләп диктант язуыны милләтне берләштерә торган зур энергетикалы чара дип атады ул. Мондый уртак гамәлләрдән соң кеше башка милли эшләр белән дә кызыксына башлый, хәрәкәткә кушыла. Акциянең максаты да – берләштерү”.
Халык шагыйре, популяр җырлар авторы Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам”әсәреннән өзек укылды. Диктантны матур, аңлаешлы һәм төгәл итеп, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Әхмәтгалиева укыды. Гүзәлия Габдерәүф кызы әйтүенчә, текст – бик мәгънәле, бик эчтәлекле, бүгенге телебезнең торышы, китапның халәте турында.
– Текстны уку миңа һич тә авыр булмады. Мин үз телемне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Бергәләп, үз максатыбызга ирешербез дип якты өметләр белән яшисе кала, – диде Гүзәлия Әхмәтгалиева.
Алабуга мунициаль районының Татар конгрессының оешма җитәкчесе Гөлсинә Гайфи кызы Габдрахманова барлык килгән милләттәшләргә, диктантны укучыга рәхмәт җиткерде. Әлеге өзекнең гади сүзләр белән язылса да, бик эчтәлекле, күңелгә сеңә торган булуын ассызыклап үтте.
– Диктант язу авыр булмады, тыныш билгеләрен куюда ялгышкан булсам гына инде дип уйлыйм. Озак еллар китапханәдә эшлим, 35 елга якын. Текст ошады, бик мәгънәле. Телнең әһәмиятен арттырырга, татар телен үстерүдә өлеш кертү өчен мондый чаралар бик кирәк. Мин үз белемемне тикшерергә килдем, һәм моның белән татар телен үстерүгә үземнән дә күпмедер өлеш керткәнмендер дип уйлыйм, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Наҗия Гатауллина.
Алабуганың үзеннән генә түгел, авыллардан да килүчеләр бар иде. Кәүсәрия Әхтәмҗанова Хлыстовода яши:
– Диктант дөрес һәм матур укылды, без бик рәхмәтле. Телебезне, милләтебезне онытмас өчен, менә шундый диктантлар, башка төрле чаралар үткәрү мөһим дип саныйм. Киләчәктә балаларны да җәлеп итәргә кирәк. Бүген шулкадәр кеше килүе сөендерде. Мәктәптә бик яхшы яза идем, шуңа күрә 4ле яки 5ле билгесенә язганмындыр дип уйлыйм.
Алабуга институтында каташучылар арасында студентлар белән бергә мәктәп укучылары, шәһәр оешмасы хезмәткәрләре һәм пенсионерлар катнашты. Анда катнашучылар саны 90нан артык булды. Алар арасында Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Ирек улы Сафин да бар иде:
– Мин узган ел, командировкада булу сәбәпле, диктант яза алмадым. Быел шунда ук үз көчемне сынап карарга булдым. Моңа алдан берничек тә әзерләнмәдем, чөнки гаиләдә татар телендә сөйләшәбез. Текст бераз катлаулы тоелды, берничә хата җибәргәнмендер дип уйлыйм. Әмма үземне сынап каравыма шатмын.
Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә “Татарча диктант”ны 21 кеше язган. Ә шәһәребезнең икенче мәктәбендә укучылар һәм укытучылар шулай ук “Татарча диктант” акциясендә теләп катнаштылар. Мәктәпнең һәрбер сыйныфында диктант язарга мөмкин иде. Диктант текстларын туган тел укытучылары укыды.
Бүгенге көнгә, Үзәк китапханәдә диктант нәтиҗәләре билгеле инде. 35 кешенең 18е – “5”легә (51%), 10сы – “4”легә (29%), 7 кеше “3”ле (20%) билгесенә язган. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый http://diktant.tatar сайтында урнаштырылачак. Һәр кеше үзенең билгесен сайтка кереп карый ала. Катнашучыларның һәрберсенә электрон рәвештә сертификат та каралган.
Шунысы сөендерә: диктантта яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнашты. Монда жыелганнарның һәрберсен татар теленә мәхәббәт, хөрмәт берләштерә, телебезгә карата битараф булмауларын, аны киләчәк буыннар өчен саклап калу теләге зур икәнлеген күрсәтә. Киләсе елларда катнашучылар саны тагын да артыр, әлеге чараның даирәсе тагын да киңәер дип ышанасы кала.
Фотолар Үзәк район китапханәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев