Җырлыйбыз да, биибез дә
29 майда 1нче гимназия – Милли белем бирү үзәгендә һәр ел үткәрелә торган йомгаклау концерты үтте.
Чарада түгәрәкләрдә шөгыльләнгән укучылар өйрәнгән иҗат җимешләрен әби-бабайларга, әти-әниләргә күрсәтте. “Сәйлән” бию төркеменең 2 сыйныф укучылары “Күңелле бию” башкарды. Дөньякүләм “Ак олимп” бәйгесендә 3нче урынны яулаган лауреатлар, республика халык сәнгатенең “Без бергә” муниципаль этабында 2нче урынны яулаган уртанчы төркем укучылары стильләштерелгән “Җырлыйбыз да, биибез дә” бию белән чыгыш ясады. Республика күләмендә “Танцевальная карусель”, “Бәхет йолдызы” бәйгеләрендә 1нче урынны һәм айның соңгы көннәрендә генә Казан шәһәрендә узган “Без бергә” бәйгесендә 1нче урынны яулап кайткан “Сәйлән” төркеменең дүртенче сыйныф укучылары мари биюен тәкъдим итте.
Монда балалар шагыйрьләр иҗатын өйрәнәләр, бигрәк тә җирле шагыйрьләр иҗаты белән кызыксыналар. Бу түгәрәккә йөрүчеләр дә бәйгеләрдә катнаша. Концертта республика күләмендә “Новогодняя сказка” бәйгесендә җиңүче Рияна Мавлина чыгыш ясады. “Без бергә” бәйгесенең муниципаль этабында 1нче урын, зональ этабында 3нче урын яулаган, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнашучы 2нче сыйныф укучысы Алина Гаскарова барлык кунакларны шаккаттырырлык шигырь сөйләде.
– Алинә бию төркеменә дә йөри, сәнгатьле уку осталыгын да үзләштерә. Түгәрәкләргә икенче ел йөрибез, нәтиҗә яхшы. Киләчәктә дә тырышып бәйгеләрдә катнашып, җиңәргә телибез, – диде Алинәнең әнисе Эльвира Гаскарова.
Республика күләмендәге “Нократ дулкыннары” бәйгесендә 2нче урын, бөтенроссия вокалистлар бәйгесендә (“Хрустальная звездочка”) 3нче урынны яулаган Алия Әсхәбиева үз җырын бүләк итте. “Новогодняя сказка”да – 1нче урын, “Мелодии весны” конкурсында 2нче урынны яулауга ирешкән Илнара Халикова “Үз җырыбыз” дип исемләнгән җыр башкарды.
Чараның йомгагында “Сәйлән”нең зур төркем укучылары “Хушлашу вальсы”н биеде һәм бию төркеменең иң актив балалары грамота белән бүләкләнде.
Ата-аналарга рәхмәт белдереп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләюзә Вәгыйзова мөрәҗәгать итте:
– Гимназиядә уку елы дәвамында һәрбер чараның йөзек кашлары болар. Алар булмаса, бер ямь дә булмас иде. Алар әле гимназиябездә генә түгел, шәһәрдә үткәрелә торган һәр бәйрәмдә катнаша, республика бәйгеләренә дә чыгып җинү яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев