Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Юл фаҗигасендә – бала язмышы

Узган шимбәдә Нефтьчеләр проспектында 15 яшьлек ике яшүсмер юл һәлакәтендә зыян күрә, алар бүген үзәк район хастаханәсендә ята.

Алабуга ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, иртәнге сәгать 10 нчы 15 минут тирәсендә 41 яшьлек Менделеев кешесе иярләгән "Опель-астра" машинасы Нефтьчеләр проспектыннан хәрәкәт итә. Аның кисәк кенә сулга борыласы икәнлеге исенә төшә. Ул сулга борыласы машиналар басарга тиешле кырый полосада (п.8.5 ПДД РФ) үз урынын алдан алмаган булса да, борылышны узып китәргә теләми, тиешле җиренә борылмакчы була. Нәтиҗәдә "Фиат Дукато" маршрут автобусына килеп бәрелә. Каты бәрелүдән "Фиат" Нефтьчеләр проспекты 223 нче йорт каршында туктап торган, "җиделе" машинасы өстенә ава. Юлның сул як кырында басып торган ике малай зыян күрә. Малайлар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәртләре ала - баш мие, эче селкенә, сул як җилкә сөяге сына, талагы өзелә, сул як тезе тайпыла. Маршрут таксидагы 40 яшьлек шоферның да баш мие селкенә. "Опель" хуҗасының гаебе тикшерелә.

А.Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев