Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Зарыгып көткән бәйрәм

Яңа ел якынлашып килә һәм үткән шимбәдә районның төп чыршысын ачу булды.

Урман гүзәле Ленин мәйданында үз урынын алды. Элек Икмәк мәйданы дип аталганга, андагы чыршыны быел күмәч һәм калачлар белән бизәделәр. Киләсе ел уңдырышлы булыр дип ышанып торырбыз. Көн яктысында бу бизәкләр алтынсу төстә, ә караңгы төшкәч, көмеш кебек ялтырый.
Алабугалыларга бәйрәм тантанасына җыелырга салкын көн дә, буран да комачаулый алмады. Карнавалны җитәкләгән Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә, алар яшел чыршыны сәламләде; Әтәчләр, Кар бабайлар, Убырлы Карчык, Пират, Кар патшабикәләре белән рәхәтләнеп күңел ачты.
− Кәефләр шәп! Россия өчен Әтәч елы уңышлы булыр, дип фаразлыйлар, чөнки бездә кызыл төч күп. Балалар бакчасында кичәләрне үткәрдек, хәзер Яңа ел төнен көтәбез, без аны санаторийда каршылаячакбыз, − ди Кар бабай булып киенгән Елена Степанова.
Барлык алабугалылар белән бергә, райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов та чыршыда утлар кабынуын көтте.
− 2016 ел тәмамланып килә, бусагада 2017 ел ишек шакый. Аны каршыларга әзерләнмәгән бер гаилә дә юк: һәрберсе чыршы куя, бүләкләр ала. Без дә әзерләндек, бу мәйданга чыршыкайны урнаштырдык, хәзер сез аның бизәлешенә соклана аласыз. Балалар, сездән әти-әниләрегез өчен иң зур бүләк - яхшы билгеләрегез, шуңа күрә тырышып укыгыз. Бүгеннән Яңа ел чараларын башлыйбыз, − диде ул, район башлыгы Геннадий Емельянов һәм үз исеменнән барысын да бәйрәм белән котлап.
Кыш бабай да үз сүзен әйтте һәм ярдәмчеләре − башка Суык бабайлар белән бергәләп, балаларга конфет өләшергә һәм фотога төшәргә китте.
− Кичәдән бирле чыршы ачуны көттек, − ди Динә Йосыпова. - Бәйрәмне түземсезләнеп көтәбез. Олы балалар таралды, әмма Яңа елны бергә каршылаячакбыз.
Бәләкәй Рада Кыш бабайдан нәрсә сорасын белә.
− Бәләкәй курчагым булуын телим, зурлары бар инде. Гаиләбезгә Кыш бабай бәхет һәм сәламәтлек алып килсен, − ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев