Аппетитны ничек киметерергә?
Ябыгырга теләгән кеше өчен иң авыры — аппетитны киметү. Моның өчен туклануны җайга салырга кирәк.
Режим буенча, аз-азлап ешрак ашарга тырышыгыз. Организм ачлыкны сизмәскә тиеш.
— Төшке яки кичке ашны җиңелчә салаттан башлагыз. Бу тамакның тизрәк туюына китерер.
— Табиблар көне буена 2-3 л су яки шикәрсез чәй эчәргә киңәш итә.
— Акрын гына ашыкмыйча ашарга кирәк. Капкан саен кашык яки чәнечкене өстәлгә куеп алырга гадәтләнегез. Нәтиҗәдә аз ризык белән дә тамак туя.
— Телевизор каршында, китап яки газета укыганда ашамагыз. Болай кеше күпме ашаганын сизми кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев