Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Иҗат ул – энә белән татлы сулы кое казу

Апрель азагында безне, ягъни 8нче мәктәпнең 6 “а” сыйныфыннан Камилә Титованы һәм 10нчы мәктәпнең 5 “м” сыйныфыннан Булат Сәлимовны,башкалабыз Казанның “Сәләт” Республика яшьләр үзәге иҗат Фестиваленә чакырып алдылар.

Мондый республикакүләм бәйгедә беренче катнашуыбыз булды. Курка-курка гына барубыз юкка булып чыкты. Ура!.. Татарстанның һәм Башкортстанның күп төбәкләреннән 300 гә якын балаларның иҗат эшләре арасында безнең шигырьләр игътибарга иң лаеклылар арасына кертелгән.

Иң кызыклысы, Татарстан Язучылар союзыннан килгән шагыйрь Булат абзыйның  безнең белән мастер-класс үткәрүе булды. Әллә ике Булат булганга инде, дистәләгән финалчылар булуына карамастан, икебезнең арада әңгәмә кызганнан-кызды.

– Шигьрияттә һәркемнең үз алымы, яңача үз калыбы булырга тиеш. Юкса, уртакул иҗат итүчеләр арасыннан күтәрелә  алмаячаксыз, – дип ассызыклап үтте ул.

Кайту юлына чыккач, иҗат итү өчен күп эзләнергә, гомуми матур сүзләр тезмәсеннән арынырга кирәклеге турында да сүз кузгатып алдык.  Киләсе елга, Алла боерса, әңгәмәдәш адашым белән тагын да гапләшергә исәбебез бар әле!

Булат СӘЛИМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев