Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Исемнәре мәңге йөрәктә

Илебездә 2007 елдан башланып киткән “Үлемсез полк” акциясе Җиңү бәйрәмендә үтә торган чараларның иң киң күләмлесенә әверелде. Бу көннәрдә һәр гаилә үзенең сугышта булган әби-бабасын, туганнарын искә ала.

Алабугалылар да елдагыча “Үлемсез полк” сафларына кушылачак.

Беренче тапкыр бездә бу чара 2014 елда 500 кеше катнашында узды. Ике елдан марш сафларына баскан кешеләр саны 3 меңгә диярлек җиткән иде, былтыр исә аларга тагын меңгә якын кеше өстәлде. Шәһәрдәшебез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова да зур дулкынлану белән 9 Майны көтә.

–  Әтием Хаҗи Латыйф улы Ягъфәров Бөек Ватан сугышында 1941 елның 26 июненнән чакырылып, 373 санлы укчы полкта сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән, I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Германияне җиңгән өчен медаль белән бүләкләнгән.

Гөлзадә апаның хәзер, әтисе төшкән фотолы транспарант белән  бергә, биатасы Ахун Яппар улының да фоторәсемлесе бар. Бу транспарантлар белән ул безнең редакциябезгә кунакка килде, бәләкәй генә иске фотоларны зурайттыра алу шатлыгын безнең белән дә уртаклашты.

– Ахун Әхтәмов 1943 елның 12 февралендә чакырылган, 1119 санлы укчы полк белән Берлинга килеп җиткәндә, апрель аенда һәлак булган. Гаиләсендә сакланып калган фоторәсеме буенча, “За отвагу” медале белән бүләкләнүе мәгълүм, – ди ул.

Быелгы “Үлемсез полк” маршында Гөлзадә Әхтәмованың балалары атлаячак. Бу транспарантлар тора-бара оныклар кулына күчәр. Илебезнең аяз күге өчен көрәштә чит җирләрдә башларын салган ата-бабаларыбыз хәтере өзелмәсен, исемнәре мәңге йөрәктә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев