Киңәшле эш таркалмас
Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
Төп темасы “Уңышлы киләчәк нигезе буларак нык гаилә” булган чарада, мәйданчыкларга бүленеп, мәктәпкәчә мәгариф, яшүсмерләрдә киң таралган интернетка бәйлелек мәсьәләләре каралды, заман гаиләсенең кыенлыклары турында сүз булды.
− Интернетта балалар куркынычсызлыгы буенча фикер алышуларда катнаштым. Минем өчен бу тема бик мөһим, чөнки 11 яшьлек игезәк кызлар үстерәм. Алар Интернетта өйдә, минем күзәтү астында утыра. Көн дәвамында иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр кызлар укуда һәм түгәрәкләрдә, бөтендөнья пәрәвезенә минем рөхсәт белән кич кенә керәләр. Телефоннарына Интернет тоташтырылмаган да, − ди Венера Газимова.
Әйтүенә караганда, аның кызлары социаль челтәрләрдә теркәлгән, ләкин аларны карап була, браузер тарихында да күзәтелә.
Ата-аналарның белгечләргә сораулар бирү мөмкинлеге булды. Мәсәлән:
− Балалар бакчасы өчен абонент түләвен кайчан бетерәләр? – дигән сорауга Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов:
− ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына бала балалар бакчасына йөрмәгән вакыт өчен ата-аналарның түләү тәртибен үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушты. Министрлыктан әлегә бернинди тәкъдимнәр кермәде, − дип аңлатты.
Җыелышта балалар өчен түгәрәкләр һәм спорт секцияләре эше күрсәтелде. Ривал Зарипов район мәгарифенең казанышлары турында сөйләде.
Чараны оештыручылар аның чираттагысы сентябрьдә булачак дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев