Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Кояшлы Сафранболудан кайткач

1 нче гимназия-Милии белем бирү үзәге укучылары менә 7 нче тапкыр Төркиянең Сафранболу шәһәренә дуслык визиты белән барды.

Гимназия укучылары һәм «Сәйлән» бию төркеме бу сәяхәткә әзерлек эшләрен уку елы башында ук башлап җибәргән иде инде. Халкыбызның йөзек кашы булган милли биюләре, җырлары өйрәнелде, документ эшләре хәл ителде. Төрек иленә быел да уку алдынгылары, төрле сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре генә алып барылды.

Ниһаять, апрельнең соңгы атнасында 11 укучы һәм 2 җитәкче Төрек Республикасының Сафранболу шәһәренә сәфәр чыгып киттек. Бу илдә инде ничәнче тапкыр булуыбызга карамастан, соклануыбызның чиге- чамасы юк иде. Чөнки Истамбул безне җылы кояшы, чисталыгы, яшеллеккә чумган табигате белән каршы алды. Безне каршы алырга килгән озатучыбыз Һәм махсус җибәрелгән автобус белән Сафранболу шәһәренә юл тоттык. Мондагы табигый байлыклар, биек таулар, алардан бик кызу тизлектә агып төшүче шарлавыкларга, тау асты юлларына сокланып бара торгач Сафранболуга килеп җиткәнебез сизелми дә калды. Безнең якларга хас булмаган тип-тигез, төзек юллар да безнең  игътибарыбыздан читкә калмады. 

Баруыбызның төп максаты 23 апрельдә үткәрелеп килүче Халыкара Балалар фестивалендә чыгыш ясау булса, икенчесе 1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге һәм Сафранболу шәһәре мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасындагы дуслык элемтәләрен ныгыту, укучылар белән аралашу, дуслашу иде. Без максатыбызга тулысынча ирештек. Балалар фестивалендә катнаштык, жырладык, биедек. Гимназиялеләрнең чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Укучыларыбыз исә Сафранболулылар, Болгариядән, Болгардан килгән укучылар белән аралашты.

Сафранболу шәһәрендә без бик күп истәлекле урыннарда булдык, биек тауларына мендек, террасада, мәгарәләрендә булдык, Хыдырлык тәбәсенең түбәсенә менеп шәһәрне тамаша кылдык. Төрек авылларының яшәү һәм көнкүреше белән танышу максатыннан Иске Йүрүк авылында кунакта да булдык. Алтын Шафран (Altin Safran okulu) мәктәбендә булып, төрек укучыларының уку-укыту, тәрбия эшчәнлеге белән таныштык.

Безне яңа сайланган губернатор Фатих бей Уркмезлер (Fatih Ürkmezler) үзе дә кабул итте. Киләчәктә дә дуслык элемтәләрен дәвам иттерү өчен ярдәм итәчәген белдерде. Ә без исә үз чиратыбызда аңа үзебез алып килгән бүләкләребезне тапшырдык.

Төрек илендә үткәргән атна гаҗәеп мизгелләре белән узып та китте. Киләсе елда да күрешергә, хатлар алышып торырга вәгъдәләр бирешеп, без дә Татарстанга юл тоттык. Казан аэрапортыннан чыгуга безне әле узган төндә генә явып киткән апрель кары һәм язның соңгы салкын җилләре каршы алды. Шулай да барысы да күңелгә якын, үзебезчә иде.

Ә без, Төрек илендә булып кайткан укытучылар һәм укучылар, үз чиратыбызда безгә бу сәфәргә баруда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән шәһәребез мэры Г.Е. Емельяновка чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев