Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” ничек үзгәрергә мөмкин?
Алабуга җәмәгатьчелеге Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” балалар паркы урынын үзгәртеп кору һәм төзекләндерү буенча фикер алышты.
Фикер алышулар Мәдәният сараеның кече залында шәһәр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, активистлар һәм мәсьәләгә битараф булмаган кешеләр катнашында узды.
Санкт-Петербургтан Екатерина Гольдберг җитәкчелегендәге “Orchestra” архитектура бюросы модераторлары Ленин мәйданы буенча халыктан кергән һәр тәкъдимне теркәп барды. Кунаклар безгә аннан алдагы көндә килеп, төрле сызым һәм схемаларны өйрәнделәр. Россиянең тарихи җирлекләре федераль конкурсында Алабуга да катнаша алсынга, алар 25 апрельгә кадәр әлеге мәйданны үзгәртеп кору проектын эшләп җиткерергә тиеш. Җиңү яуланган очракта, ниятләр тормышка ашачак.
Әйтергә кирәк, конкурсны РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Россиянең Төзелеш министрлыгы үткәрә. Алабуга районы анда берьюлы ике грант алу өчен көрәшә: “Чебурашка” паркы – “Кече шәһәрләр”, Ленин мәйданы буенча – “Тарихи җирлекләр” юнәлешендә.
Чарада катнашучылар Алабуганың алар өчен ни белән үзенчәлекле булуы турында фикерләре белән уртаклашты.
− Алабугада Татарстан халкының ике проценттан да ким өлеше яши, шул ук вакытта биредә республикабызның бөтен мәдәни мирас объектларының 12 проценттан артыгы тупланган. Моннан тыш, бездә XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында салынган сәүдәгәрләр биналары сакланып калган, республикабызда һәм безнең белән янәшә төбәкләрнең күбесендә андыйлар юк. Алабуганы, ниһаять, биредә Иван Иван улы Шишкинның тууы гына да үзенчәлекле итә. Ленин мәйданы исә – һәр туристыбызны алып килә торган урын. Шәһәр белән танышу нәкъ менә шуннан башлана, − диделәр Алабуга музей-тыюлыгы һәм Перспектив иҗтимагый-икътисадый үсеш палатасы хезмәткәрләре төркеме.
КФУның Алабуга институты мөгаллиме Альберт Нигамаев, мәдәни катлам аркасында, үзгәртеп корулар барышында бу урынны артык казырга ярамаганлыгын кисәтте. Ленин һәйкәленнән Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенә хәтле бөтен көнчыгыш якның яртысында XV гасырга хәтле мәдәни катламнар яхшы күзәтелә, алар федераль закон белән саклана. Ә менә өстә скверлар ясау, киртәләр урнаштыру кебек үзгәрешләр тулысынча мөмкин.
Нәтиҗәдә, һәрбер төркем үз фикерен презентация рәвешендә тәкъдим итте. Күпләрнең мәйданда караңгы вакытта яктылык җитми, эскәмияләр аз дип санавы ачыкланды.
− Ленин мәйданында кимчелекләр күп, мөгаен, иң җитдие – чүп савытларының булмавы һәм, автомобильчеләргә түгел, шәһәр халкы өчен уңайлы булган тротуарлар кирәклеге. Фонтаннар, урам китапханәсе һәм ял урыннары урнаштырганда, шулай ук яхшы булыр иде. Чара һәм бәйрәмнәрдән – урам ашамлыклары фестиваленнән, ачык театр конкурсларыннан, кичке кино караулардан башка да мөмкинме соң? Кышын шугалак ясарга була, − дип тәкъдим иттеләр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары.
Җәмәгать киңлекләрен уңайлыландыру өстендә эш икенче көнне дә төркемнәрдә дәвам итте. Бу юлы “Чебурашка” язмышы турында сөйләштеләр. Берәүләр парк аша үтеп йөри торган сукмак юллары, веломаршрут булдырырга, катамаран прокаты белән сулык ясарга, балалар кафесы ачарга, аттракционнар, фотозоналар урнаштырырга кирәк, ди. Паркның атамасы хакында да сүз булды. Төркемнәрнең берсе Халык паркы дип атарга тәкъдим ясады. Шулай да күпчелек ияләнгән исемне калдыру яклы. Пионер паркыннан крокодил Гена һәм Чебурашка сыннарын бирегә күчерергә, ә Пионер паркында пионерларныкын урнаштырырга тәкъдим булды.
Архитекторлар барлык тәкъдимнәрне бер проектка берләштереп, башта алабугалыларга тәкъдим итәчәк, аннан соң – Россия Төзелеш министрлыгына. Конкурс нәтиҗәләренә карап, төзекләндерү буенча иң яхшы тәкъдим керткән муниципаль берләшмәләр бүләкләнәчәк. Аларны тормышка ашыру өчен, җиңүчеләргә гомуми күләмдә 5 миллиард сум акча биреләчәк. Барлыгы 80 җиңүчене аерып алачаклар: 20 − “Тарихи җирлекләр”, 60 − “Кече шәһәрләр” юнәлешендә. Тарихи җирлекләрне грант рәвешендә уртача 50шәр миллион сум, кече шәһәрләрне, халык санына карап – 30дан 100 миллион сумга кадәр күләмдә финанслау күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев