Алабуга нуры

Өчпочмакларның иң тәмлесе!

Авылларда җир туңу белән, иткә дип асраган мал-туарны суялар. Иттән төрле ашамлыклар пешерелә. Бездә өчпочмакны аеруча яраталар. Таба ашы пешерүдә һәр гаиләнең үз серләре бар. Әбиебездән калган рецептны тәкъдим итәсем килә.

Өчпочмак пешерү өчен кирәкле әйберләр

Камырга: 0.5 литр сөткә 2 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, чама белән чүпрә, 50 миллилитр көнбагыш мае, 60 грамм ак май, 1 тавык йомыркасы, он.

Эчлегенә: тигез өлешләрдә ваклап туралган ит (бездә сыер ите белән кушылган үрдәк яки каз ите), бәрәңге, суган, тоз һәм кирәгенчә борыч.

 

Эш барышы

Эчлек тәмле булсынга, бәрәңгене бөтен көе юып, эчлеккә турарга кирәк, тураганнан соң, суда тотмаска.

Иң элек камыр куябыз. Савытта җылы сөткә тиешле шикәр комын, чүпрә, тоз, йомырка, майны кушып һәм ахырдан он салып болгатабыз, камырны,  өстен томалап, җылы урынга куябыз. 1-2 сәгать эчендә ул кабарырга тиеш (якынча 2 тапкырга арта).

Камыр кабарган арада, эчлекне әзерлибез. Суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турыйбыз.

Камыр әзер булу белән, куна тактасында озак басмыйча, аны кисәкләргә булеп, түгәрәкләр ясыйбыз һәм әзрәк кабартып алабыз. Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр ясыйбыз. Җәймәләр уртасына алдан эшләнгән эчлекне салып чыгабыз. Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушабыз да кырыйларын бөкләп чыгабыз, уртасында кечкенә тишек калдырабыз. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыга.

Табаны сыек май белән майлыйбыз, шуңа өчпочмакларны тезәбез. Өчпочмаклы табаны 200 градуска кадәр кыздырылган духовкага куябыз, 15 минут тотабыз. Аннан соң табаны мичтән алып, һәр өчпочмак эченә шулпа яки су салып чыгабыз һәм тагын әзер булганчы пешерергә куябыз.

Тәмле булсын!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: