Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Сынауларга бару өчен, кыюлык кирәк

Җиңү көнен 32нче балалар бакчасы коллективы аеруча дулкынланып көтеп ала. Биредә инде өченче ел рәттән “Этих дней не смолкнет слава” (“Ул көннәрнең даны тынмас”) дип аталган бәйге үткәрелә. Конкурста балалар Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр сөйли. Быел ул төбәк күләмендә узды, Мамадыш, Зәй районнарыннан һәм авыл балалар бакчаларыннан да катнашучылар бар иде. Чарага АМР Ветераннар Советы рәисе Надежда Грахова һәм шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф бүлеге методисты Әлфинә Билалова да килде.

Бәйгенең үзенчәлеге шунда, аңа әзерлек барышында сабыйлар Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабалары турында күбрәк белергә омтыла. Мәсәлән, Кирилл Алексеев (38нче балалар бакчасы, тәрбиячесе Светлана Пашаева) үз бабасы турында шигырь сөйләде, аны малайның әбисе Ольга Сорокина язган. “Башакчык” балалар бакчасыннан Валерия Иванова презентациясе аның өч  бабасына багышланган иде. Бу көнне шулай ук җирле шагыйрә Антонина Силкина шигырьләре дә яңгырады. Муса Җәлилнең танылган “Кызыл ромашка”сын татар һәм рус телләрендә ишеттек.

– Үткән елда конкурста уртанчы төркемнәр дә катнашкан иде, быел без өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләрне генә алырга булдык, чөнки күләмле чара сабыйлар өчен зур сынау булып тора, – ди Юлия Рубан, 32нче балалар бакчасы мөдире.

Аның каравы, быел номинацияләр саны арткан. Шул рәвешле, балалар дүрт юнәлеш буенча әзерләнгән.

Конкурс алдыннан фәрештәләр образын гәүдәләндергән музыкаль-бию күренеше тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, бу сурәт әледән-әле үзен искә төшереп торды. Сугыш кырыннан яралыларны алып чыккан, үз тормышларын куркыныч астына куеп, күпме солдатның гомерен саклап калган хәрби шәфкать туташларын, көн-төн газиз баласы өчен кайгырып, аның исән кайтуын өзелеп көткән һәм фронт өчен кулыннан килгәннең барын да эшләгән аналарны, әтиләрен бер күрергә зар-интизар булган гөнаһсыз сабыйларны фәрештәгә тиңләү бәйгенең төп лейтмотивы булган батырлык темасы белән янәшә барды. Әйе, без сугышны хәтерләмибез, әмма ул китергән бәла-казаларны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.

“Сугыш еллары балалары” номинациясендә катнашучылар беренче булып чыгыш ясады. Шул чорга туры китереп киенгән, яраткан уенчыкларын кочкан сабыйлар бер-бер артлы чыга тора, экранда сугыш күренешләрен гәүдәләндергән кадрлар алмашына, ә залда утыручылар тораташ хәлендә: һәр баланың тәэсирле сөйләме шул дәрәҗәдә хисле, кичерешле! Аларга бәя бирүе дә кыен, тәрбиячеләренең, әти-әниләренең күпме көч түккәне күренеп тора. Кайберләре олыларга хас артистлык сәләтен күрсәтте. 24нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Долина (тәрбиячесе Елена Цыбулина) I дәрәҗәле дипломга лаек булды. Биш яшьлек Лиана Саттарова (31нче бакча, тәрбиячеләре Анастасия Сатретдинова, Гөлназ Садертдинова) II дәрәҗәле, 32нче бакчаның үзеннән Валерия Гыймадиева (тәрбиячесе Нурфия Московская) III дәрәҗәле диплом алуга иреште. Мәктәпкәчә әзерлек төркемнәреннән Ясминә Мамбетова  (36нчы бакча), Софья Бахтуразова (38нче бакча), Алексей Колбасов (6нчы бакча) иң яхшы чыгыш ясаучылар булды.

“Җиңү көне” номинациясе буенча уртанчы төркемлеләр арасында  30нчы бакчада тәрбияләнүче Ильвина Фазлытдинова тамашачыларны да, жюрины да таң калдырды. Даша Колпакова (14нче бакча) II, Ульяна Зверева (Зәй районы ), Богдан Смирнов  (Алабуга, 12нче бакча) һәм Виктория Доронина (33нче бакча) III дәрәҗәле диплом алды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән I  дәрәҗәле дипломга Виктория Егорова (39нчы бакча) лаек дип табылды. Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре белән Фәридә Зиннәтова (Мамадыш, Красная горка) II дәрәҗәле, София Пирогова (Зәй районы) һәм Алабуга районы, Татар Дөм-Дөме балалар бакчасыннан Илнур Муфахаров III дәрәҗәле диплом алды. Илнурның презентациясендә авыл ветераннарының портретлары күрсәтелде.

“Аннан соңгы тормыш” номинациясендә өлкәнннәр төркеменнән беренче булып шигырь сөйләүче Дарина Клюшинаның чыгышы вакытында (аңа да I дәрәҗәле диплом бирелде) зал тагын бер кат өнсез калды. Кызчыкның кулларын йөрәк турына кушырып тынычлык теләве шулкадәр ихлас иде, әйтерсең ул сугышны үз күзләре белән күргән!

35нче балалар бакчасыннан Миңсылу Сәлахова (тәрбиячесе Әлфия Зиннәтуллина) хәрби киемнән, Ольга Киевскаяның “Ана турында баллада”сын  рус телендә сөйләде, аның һәр хәрәкәте, тавыш төсмере урынлы иде. Миңсылу һәм Бехтерево балалар бакчасыннан катнашучы Арсений Романов (тәрбиячесе Ләйсән Әбдиева) II дәрәҗәле диплом алды. Анастасия Микшина (20нче балалар бакчасы) –  3нче урында.

Мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән Элина Зарипова (24нче бакча) I дәрәҗәле диплом алуга иреште. Александар Талапин (30нчы бакча) һәм 18нче балалар бакчасыннан Аделина Закирова 2 урынны бүлеште. III дәрәҗәле дипломга Тимур Бадыйков (17нче бакча) һәм Венера Шадыбаева (33нче бакча) лаек булды. Венераның презентациясе бабасы Михаил Дмитрий улы Голубевка багышланган иде.

Соңгы номинация “Буыннан буынга” дип атала. Язма башында телгә алынган Кирилл Алексеев (38нче бакча) I дәрәҗәле, Камил Гадалеев (17нче бакча) һәм Софья Гордеева (“1нче гимназия – Милли мәгариф үзәге ”) II дәрәҗәле, 39нчы балалар бакчасыннан Аделия Зарипова III дәрәҗәле дипломнар алды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән Станислав Краснов (26нчы бакча) һәм 32нче бакчада тәрбияләнүче Алинә Сәгъдуллина (I), 1нче балалар бакчасыннан Елизавета Пупышева һәм 34нче балалар бакчасыннан Рәзилә Кәримуллина (II), 28нче бакчадан Глеб Маликов һәм 31нче бакчадан Анна Чернуха (III) чыгышлары да үзенчәлекле иде. Елизавета Пупышеваның чыгышы вакытындагы презентация кызның Мәңгелек ут янына килү күренешеннән башланып китте, алабугалыларның Хәтер мәйданына барышы, чәчәк салулары белән дәвам итте. Аннан соң экранда гаиләдәге ветераннарның портретлары күрсәтелде.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча конкурска йомгак ясалганнан соң, “садко”лылар елдагыча нәни концерт та куйды. Балаларның татар, рус, мари, удмурт, башкорт милли киемнәреннән халык биюләрен башкаруы аеруча истә калды.  Сүз дә юк, балаларның һәркайсы бөтен булганлыгын, һәвәслеген эшкә җиккән. Һәр шигырьне чын сәнгать әсәре итеп күрсәтүдә тәрбиячеләре, ата-аналары көч куйган, шуңа күрә аларның һәммәсе мактауга лаек.

– Җиңү көненә багышланган мондый чараның балалар бакчасында үткәрелүе бик күркәм, балаларда ватанпәрвәрлекне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк бит. Бөек Җиңүне яулаган ветераннар бик аз калды. Чыгышларда районыбыз ветераннарын  телгә алулары аеруча игътибарга лаек, димәк, бу гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларын, туганнарын белеп үсәләр, – дип белдерде Надежда Грахова җиңүчеләргә бүләк тапшыру тантанасы алдыннан.

“Садко” балалар бакчасы коллективы әнә шулай төбәк күләмендәге  чараларны еш уздыра. Җиңү бәйрәме алдыннан булган конкурс та оешкан төстә  үтте.

– Чакыруга башка районнарның балалар бакчаларыннан да катнашучылар килүе безне бик куандыра, үзебезнең район авылларыннан да күбрәк катнаша башладылар, – ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Ирина Горшунова.

Әлфинә Билалова конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде, җиңүчеләрнең кулларын кысып, аларга дипломнар тапшырды. Бу чарага катнашы булган һәркем әзерлек вакытында никадәр дулкынланган булса, чыгышларны караучылар шуның кадәр көчле кичереш алды.

Сабыйлар үзләренең хәленнән килгәнчә батырлык күрсәтте, сынауларга бару өчен кыюлык кирәк бит.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев