Алабуга нуры

Последние новости

  • 30 сентября 2011 в 05:15
    Ул Мәскәүгә барачак
    Иске Юраш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, "Эковолонтер" клубы әгъзасы Гүзәл Хәбибуллина, үзенең укытучысы Ләйсән Сабирҗанова җитәкчелегендә "Алабуга районында бәрәңге игүнең инновацион технологиясе" темасы буенча фәнни эш башкарып, башкалабызга Бөтенроссия конкурсына юл алачак.
  • 28 сентября 2011 в 08:37
    Хәбәрләр
  • 28 сентября 2011 в 08:29
    Яңа билгеләнү
    21 сентябрьдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре үзгәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булган Исмәгыйль Хафизов район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча урынбасары Рим Сафиуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына куелды.
  • 28 сентября 2011 в 08:14
    Яңалыклар
    Ирина Тимофеева "2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" исеменә лаек булды.
  • 28 сентября 2011 в 06:59
    02 хәбәр итә
    Узган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 173 хәбәр алынган. Биш мошенниклык очрагы теркәлгән. Оренбург өлкәсеннән Алабугага килгән 22 яшьлек кыз шәһәр мәдәният сарае каршында чегәнгә охшаган бер хатынны очрата. Тегесе: "Сине бик нык бозганнар күпме акчаң бар, шул кадәрен миңа бир дә, синдәге бозымны чыгарам. Бозымың...
  • 28 сентября 2011 в 06:47
    Узып барышлый
    Авыл җирендә халыкның күпчелеге үзе җитештергән азык-төлек белән тукланса да, өстәлеңдәгесе белән генә канәгатьләнеп булмый шул: казылыгыннан, балыгыннан, төрле җиләк-җимешеннән дә авыз итәсе килә. Әмма узган атнада Олы Качка авылында булганнан соң, күңелдә күңелсез уйлар калды.
  • 28 сентября 2011 в 06:41
    Көн кадагында
    Быел Алабугада җылылык бирү 20 сентябрьдән башланды. 26 сентябрьдә бирелгән мәгълүматлар буенча, барлык балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, социаль учреждениеләр тулаем җылытыла.
  • 28 сентября 2011 в 05:55
    Ярминкәләр
    Алабугада авыл-хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнада, алдан вәгъдә ителгәнчә, ярминкәләр ике көн рәттән узды. Монда катнашучылар саны да, тәкъдим ителгән товарлар да алдагы атнаныкы белән чагыштырганда шактыйга артык иде.
  • 22 сентября 2011 в 08:51
    Дөрес туклану - сәламәтлек чыганагы
    Балаларның сәламәтлеге көннән-көн начарайган заманда тукландыру мәсьәләсен хәл итүне соңлатырга ярамый. Мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү хакында дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов чыгыш ясады.
  • 22 сентября 2011 в 08:11
    Яшь чакларга килде кайтасы...
    Бер узар­га иде урам­нар­ны, Яшь чак­лар­да от­кан җыр көй­ләп. Су бу­ен­да тал­лар кө­тә ке­бек, Яшь­лек­тә­ге сөй­гән яр бе­лән. Нәкъ ме­нә шу­шы ши­гырь­дә­ге ке­бек, һәр­кем кү­ңе­лен­дә йөр­гән әле­ге хы­ял­лар­ны кә­ләш бу­лып ки­ен­гән ала­бу­га­лы­лар үз­лә­ре яңа­дан тор­мыш­ка ашыр­ды. Уз­ган шим­бә­дә үт­кән "Кә­ләш­ләр па­ра­ды" хы­ял­да гы­на тү­гел, аны чын­лык­та та­тып ка­рар­га мөм­кин бу­лу­ын...
Реклама