Алабуга нуры

Главная новость

  • 11 октябрь 2019 - 10:34
    Район басмаларына ташлама белән язылу вакыты озайтылды
    “Газеталарга язылу ункөнлеге” 20 октябрьгә кадәр озайтылды. Шул арада Алабуганың беренче газеталарына ташлама белән язылып була.
  • 3 октябрь 2019 - 15:12
    “Цифрлы”га күчәбез
    Шәһәр һәм районның 162 кешесе цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, кулланучылар элемтәсен тоташтыру һәм көйләү буенча волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инде.
  • 26 сентябрь 2019 - 11:54
    Алабугада Халыкара өлкәннәр көнен ничек билгеләп үтәчәкләр
    Бу өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар, аларның казанышларын тану, аларга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне.
  • 20 сентябрь 2019 - 08:15
    Геннадий Емельянов: “Сезнең белән хушлашмыйм, саубуллашам гына”
    ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Алабуга районы башлыгы үз вазифаларын калдырды. Аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында карар АМР Советы сессиясендә, ТР Дәүсовет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында кабул ителде.
  • 18 сентябрь 2019 - 09:31
    Намуслы эш өчен мактау
    Кичә шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина бүләкләр тапшырды.
  • 13 сентябрь 2019 - 09:30
    Күренекле исемнәрне мәңгеләштерү
    Кичә тантаналы рәвештә язучы, тәрҗемәче һәм рәссам, Марина Цветаеваның апасы – Анастасия Цветаевага мемориаль такта ачылды. Ул Анастасия Цветаева берничә көнгә тукталган элекке “Елабуга” кунакханәсе бинасында урнаштырылды, хәзерге вакытта ул бинада Пенсия фонды урнашкан.
  • 12 сентябрь 2019 - 08:56
    Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
    Бу шимбәдә, ягъни 14 сентябрьдә, Алабугада ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.
  • 11 сентябрь 2019 - 10:14
    ТР Дәүләт Советында Алабуганы өч кеше тәкъдим итәчәк
    Узган якшәмбедә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы халкының 53,78 проценты (32812 кеше) бу көнне үз сайлау участокларына килделәр. Алабуга районында барлыгы 61 сайлау участогы ачылды, шуның 39ы шәһәрдә урнашкан иде. Иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Республика мәгълүматы буенча, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Татарстан сайлаучыларының 70,1 проценты тавыш биргән.
  • 10 сентябрь 2019 - 10:53
    Алабугада ТКХ һәм Төзелеш департаментының яңа директоры билгеләнде
    Бу хакта бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр итте.
  • 6 сентябрь 2019 - 08:02
    Милли проектлар тормышка аша
    4 сентябрьдә Алабугага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килде һәм мөһим чараларда катнашты.
  • 4 сентябрь 2019 - 08:08
    Киләчәккә тагын бер адым
    Алабугада 2 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә Белем көне үтте, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар, башка сыйныф укучылары, укытучылар өчен дә зур бәйрәм булды.
  • 28 август 2019 - 08:21
    Күренмәс фронт көрәшендә
    Иң яхшы комбайнчылар бүләккә лаек булды. Үткән дүшәмбедә район кырларында ашлык җыя торган комбайннар һәм үзйөрешле чапкыч механизаторлары арасында быелгы урып җыюда катнашып җиңү яулаганнарны данладылар.
  • 23 август 2019 - 10:25
    Проектлар төрле, тик уртаклыгы да күп
    Алабуганың Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы буенча проектлар озак вакыт шәһәр халкы, музей хезмәткәрләре, депутатлар һәм җәмәгатьчелек, бер сүз белән әйткәндә, һәркем өчен фикер алышу предметы булып торды. Үзгәртеп корганнан соң, Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы территориясенең нинди булачагы хәл ителде. Озак бәхәсләрдән һәм берничә тапкыр ачык тыңлаулардан соң, бер үк вакытта диярлек эшне ике ноктада да башладылар.
  • 15 август 2019 - 15:10
    Яңгырлар каршылык тудыра
    Быелгы яңгырлы җәй авыл хезмәтчәннәренең “тәгәрмәченә таяк кыстыра”. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, игеннәрне җыеп алу явым-төшем аркасында тоткарланып килә. Планлаштырылган 25 мең гектар кырның бүгенгә 1250 гектары эшкәртелгән. Бу исә гомуми күләмнең 5 проценты гына.
  • 13 август 2019 - 15:47
    Олуг бәйрәм бар җиһанда
    11 августта бөтен мөселманнар Ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтте. Алабуганың Җәмигъ мәчетендә дә бәйрәм гыйбадәте узды. Бәйрәм вәгазе 4 сәгать 30 минутта башланды, аннары намаз укылды.
Реклама