Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

10 — 16 апрельгә йолдызлар фаразы

Игезәкләргә сәяхәткә барырга, Кызларга акча белән бәйле проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк, ди йолдызлар.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Үзгәрешләр вакыты җитте. Яңа кызыклы эш башларга мөмкин, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Күптәнге авырулар баш күтәрмәсен өчен, табибка күренегез. Гаиләгездәге өлкәннәрне игътибарыгыздан читтә калдырмагыз: алар сезгә мөһим киңәш бирер.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Теләгегез нык булса, һәм максат дөрес куелган очракта, күптәнге хыялларыгыз тормышка ашып, тормышыгыз сыйфаты яхшырачак, күп эшләрдә уңышка ирешерсез. Бәлки, кирәк дисәгез, барын да яңадан башларга була.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Сәяхәткә барып, башка халыклар мәдәнияте белән танышу, дөньяның изге урыннарын күрү яхшы булыр иде. Фәлсәфә һәм дини йолаларны өйрәнү дә комачау итмәс. Көндәлек мәшәкатьләр кысаларыннан чыгып, күзаллавыгызны киңәйтегез.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Сез әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен тиз сизәсез, аларда уңай тәэсир калдыруы сезгә авыр түгел. Гомумән, кеше фикерен һәм теләкләрен белеп торасыз. Бу сыйфатыгыздан эш урынында да файдаланыгыз.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Якын көннәрдә тормыш рәвешегезне бөтенләй үзгәртәсе килү теләге туса, гаҗәпләнмәгез: яңа эшкә күчәргә, башка районга күченергә яисә машина алырга теләрсез. Төгәл ниятегез булмаса да, шуны тормышка ашыру чарасына керешерсез.

КЫЗ (22.08-22.09) 
Кинәт барлыкка килгән финанс кыенлыклары беренче карашка әллә ни зур кебек күренмәс. Түләүләр планын төзесәгез, бурычлардан вакытында арынырга була, якыннарыгыз да сезгә булышырга әзер.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Бу атнада аеруча тырышып эшләргә туры киләчәк. Сездән пөхтәлек сорала. Эшегезне ялгыз гына алып барасыз икән, вазифаларыгызны җентекләбрәк, вак-төяккә дә игътибар биреп башкарырга кирәк.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Шәхси тормышыгыз белән бәйле мәсьәләләр беренче планга чыгар. Хисләргә бирелеп, башкалар турында да онытмагыз, әти-әниегезгә дә сезнең ярдәм кирәк булуы мөмкин. Эш күплеккә сылтамагыз, булышыгыз.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Гаилә һәм йорт эшләре белән мәшгуль булырсыз. Туганнарыгыз белән якын аралашу каршылыкларны булдырмау өчен яхшы. Әлегә иҗат планнарыгызны тормышка ашырыр өчен уңайлы вакыт түгел.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Бер яктан, өстегезгә җаваплылык аласыгыз килми, икенче яктан караганда — әмер итәргә күнеккәнсез. Шушы ике башлангычның көрәшенә күп көчегез китә. Акчагыз да югалмасын дисәгез, сайларга кирәк: я идарәне үз кулыгызга аласыз, я кеше кушканны үтәп йөриячәксез.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Үзегез турында белдерер вакыт җитте. Шәхесегезгә карата игътибар юнәлтү җиңел булачак, кирәкле контактлар булдырыгыз. Матди хәлне ныгыту өчен, күп хезмәт куярга, берөзлексез каршылыклар үтәргә кирәк булачак.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Нинди эшкә тотынсагыз да, якыннарыгыз сезне хуплар. Куәт һәм максатка ирешү теләге тәнкыйтьтән курыкмаска ярдәм итәр. Проектлар белән булышып, иртән өйдән чыгар алдыннан тирә-юньгә күз ташларга онытмагыз: һава торышы алдарга да мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев