Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

14 — 20 августка йолдызнамә

Киләсе атнада Игезәкләргә тырышып эшләргә, Кызларга сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәк булачак, ә Сукоярларга атна ахырында йолдызлар бүләк вәгъдә итә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Кучкарлар өчен иң мөһиме — күңелсез кешеләр белән аралашудан качу, югыйсә сез тискәре йогынтыга биреләчәксез. Ә сезгә хәзер ситуацияне кулда тотарга кирәк, чөнки алда мөһим эшләр көтә. Күтәренке кәефтә булугыз!

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Күпчелек Үгезбозауларның игътибары мөнәсәбәтләр темасына юнәлтелгән булачак. Бу вакытта сез күп дуслар таба аласыз яки икенче яртыгызга әйләнәчәк кеше белән танышуыгыз мөмкин. Күп нәрсә үзегездән тора.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Игезәкләргә тырышырга туры киләчәк. Әгәр дә сез отпускка китмәсәгез, бу атна күп эш һәм аның белән бәйле мәшәкать алып киләчәк. Проблемаларыгызны тыныч һәм эзлекле рәвештә хәл итәргә тырышыгыз.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Бу атнада кыслаларга халык арасында күбрәк булырга киңәш ителә. Күңел ача торган чараларда булыгыз яки үзегезне сәхнә эшендә сынап карагыз. Әти-әни булган Кыслаларга балаларыгыз артыннан игътибарлырак күзәтергә кирәк.

АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Физик сәламәтлегегез өчен яхшы вакыт. Психологик яктан да күтәренке кәеф өстенлек итәчәк, бу бик файдалы. Физик йөкләнеш шулай ук уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Атнаның икенче яртысы чирләрне дәвалау, медицина тикшеренүе, сәламәтләндерү диеталары өчен яхшы вакыт.

КЫЗ (22.08-22.09)
Үзегезнең сәламәтлегегезне ныгыту һәм саклау өчен иң кулай вакыт. Кирәк булса тикшеренү үтәргә һәм дәвалануны башларга мөмкин. Бу атнада психологик халәт мөһим, тормышка позитиврак карарга тырышыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Атна башында акча эшләүнең яңа чыганаклары табылырга тора. Иң мөһиме — үзегезнең мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Балаларыгыз игътибарны элеккегә караганда күбрәк сораячак. Үзегезнең хәл-әхвәлегезгә игътибарлы булыгыз: хроник авыруларның көчәюе бар.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Бик энергияле һәм киеренке атна көтелә. Сез күп көч түгәчәксез, ләкин алар бик җиңел торгызылачак. Начар гадәтләр, мәсәлән тәмәке тарту, шулай ук сезнең чыдамлылыгызны түбәнәйтергә мөмкин.

УКЧЫ (24.11-21.12)
Матди байлыклар артыннан куа торган атна түгел, күп акча алам дип теләсә нинди эшкә кызыкмагыз. Бигрәк тә атнаның беренче яртысында авыр, үз эшен яратмаучыларга акча бер дә киләм дип тормый. Мөмкин булса, тәнәфес ясап, отпускка китәргә кирәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Карьера төзү, эш урыныгызны алмаштыру өчен яхшы вакыт. Атнаның беренче яртысында керем үзегезнең эш сөючәнлегегез һәм эшегезнең иң нечкә урыннарын белүегездән тора. Бу атнада башлык күзенә куренмичә генә үз бурычларыгызны үтәсәгез әйбәт булыр.

СУКОЯР (20.01-18.02)
Сезнең бар җиргә дә өлгерүегезне, шул ук вакытта гел матур күренергә, уңышлы карьера һәм бик әйбәт мөнәсәбәтләр төзергә җитешүегезне танышларыгыз аңлап җиткерә алмый! Шушы тәртиптә дәвам итегез һәм атна ахырына сезне җитәкчегездән бүләк көтә.

БАЛЫК (19.02-20.03)
Сез берни күрмисез. Язмыш сезгә юлларны ачып кына тора, калганнар көнләшә хәтта. Сезнең акыл аларны күрергә комачаулый. Үз вакытыгыз белән уйлабрак эш йөртергә киңәш ителә. Хәзер карьерагыз беренче урында тора, эш вакытында бүтән нәрсәләргә игътибар бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев