Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

14 июльгә йолдызнамә (2022)

Бүген күпчелек тормышын үзгәртү турында хыялланыр. Абруйны бозу мөмкинлеге зур.

КУЧКАР
Барлыкка килгән сорауларны тыныч кына хәл итү коллективта эш атмосферасын саклап калырга ярдәм итәр.

ҮГЕЗБОЗАУ
Бар булган энергиягезне нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтсәгез, аңа тиз арада барып җитәчәксез. 

ИГЕЗӘК
Бүген финанс документлары белән эшләү уңышлы булыр. Үзегез генә калырга тырышыгыз.

КЫСЛА
Нинди дә булса эшкә керешер алдыннан, күп нәрсә турында уйланырга туры киләчәк. 

АРЫСЛАН
Сак булыгыз: бүген сезгә шәхси чикләрегезне якларга туры киләчәк. 

КЫЗ 
Кешеләр алдында чыгыш ясау өчен яхшы вакыт түгел. 

ҮЛЧӘҮ
Барысын да алдан күзаллап куйсагыз да, ирешелгән нәтиҗә көтелгәннән аерылып торачак. 

ЧАЯН
Кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшү көтелмәгән нәтиҗәгә китерәчәк. Шуңа күрә бүгенге көнне үзегезгә багышлагыз. 

УКЧЫ
Эш урыныгызда саграк булыгыз. Бөтен кеше дә сезнең алар турында ниләр уйлаганны белергә әзер түгел. 

КӘҖӘМӨГЕЗ
Бүген сез акча мәсьәләсе белән баш катырачаксыз.

СУКОЯР
Сез бүген актив һәм креатив идеяләр белән янасыз. Бу сезгә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торырга ярдәм итәр. 

БАЛЫК
Эчке усаллык һәм эмоцияләр фикерләрне тупларга комачау итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев